Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Чәч коела башласа, әрекмән тамыры ярдәм итә

Аны чи килеш, киптереп, төрле төнәтмә һәм майлар ясап кулланып була. Әрекмәндә эфир майлары бар, алар баш тиресен сәламәтләндерә, чәч төбен ныгыта. Бу үсемлек составында инулин дигән матдә бар. Ул чәч үстерә торган энергия бирә. Шулай ук анда аксым, крахмал, A, E, D, C һәм В төркеме витаминнары да бар.



Әрекмән тамырын яз азагында, җәй башында, яфраклары үскәнче җыялар. Ул чакта өлгермәсәң, көз көне, яфраклар шиңгәч җыярга да мөмкин. 

Әрекмән тамырын яхшылап юыгыз, зур тишекле угычтан яки комбайн ярдәмендә уыгыз. Аны шунда ук кулланырга да, киләчәк өчен киптереп куярга да була.

Чәч юар өчен төнәтмәгә 2 аш кашыгы киптерелгән әрекмән тамыры, 1 стакан кайнар су салыгыз. Ун минут чамасы акрын утта кайнатыгыз. Аннары бүлмә температурасында 30 минут суытыгыз. Әзер эремәне баш тиресенә ышкыгыз. Моны ай дәвамында атнасына өч тапкыр ясагыз. Аннары бер ай туктап торыгыз, янә кабатлагыз. Әрекмән тамыры төнәтмәсен бөтен кеше куллана ала, бары тик аллергиясе булучылар гына сак эшләсен.

Чәч коелмасын өчен әрекмән тамыры мае да файдалы. Аны өйдә ясап була. 75 грамм киптерелгән әрекмән тамырына 200 грамм үсемлек яки зәйтүн мае салырга. Бу савытны караңгы урынга алып куярга һәм бер тәүлек тотарга. Аннары 20 минут акрын утта кайнатырга, кайнар килеш сөзәргә. Шушы майны атнасына 2-3 тапкыр башка сөртергә. Аннары шампунь белән юарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев