Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Яран гөл саргая... Нишләргә?

Гөлләр дә кояш нурларына саран кышта йоклауны өстен күрә шул...

                                          Ап-ак кышта тәрәзә төбендә чәчәк аткан гөлләрдән дә ныграк күзләрне һәм күңелне иркәләүче тагын берәр нәрсә бар микән?! Юктыр... Әмма ничек кенә теләсәк тә, гөлләр дә кояш нурларына саран кышта йоклауны өстен күрә. Күпләр яраткан пеларгонияләр  ягъни яран гөлләре дә шул исәптә. Иң мөһиме, корыган яфракларның чираттагы партиясен җыеп алгач, гөлгә булышмак булып, аны үтереп куймаска.

                                        Кышын яран гөлнең яфрак коюы табигый хәл. Көн озынлыгының кыскаруы да, өйдә җылыту системасының артык кайнар булуы да  йогынты ясый аңа. Яктылык җитмәгән урындагы гөлләр шыр ботакка калырга да мөмкин. Нишләргә соң? Сабыр гына түзәргә. Бу очракта сезнең максат: язга купшы чәчәкле куак булдыру түгел, ә гөлне саклап калу.

*Ямьсезләнде дип, кыш уртасында төптән кисеп ташларга ярамый. Яңа ботаклары чыккан очракта да, зәгыйфь булачак. Ә чыкмаса тагын да начаррак, димәк, тамырлары судан чери.

*Тиешеннән артык су сибәргә һәм тукландырырга кирәкми. Бу гөлнең “башын бутаячак” кына. Көннәр кыска булгач, үсемлектә биохимик процесслар акрыная. Һәм аңа сез генә йогынты ясый алмыйсыз.

*Интернеттагы “перекись сипкән идем, гөлләрем шаулап чәчәк ата башлады” дигән киңәшләргә ышанып, теләсә нәрсә сипмәгез.

                                        Күп калмады, гөлләрегез үзләре уяныр һәм янә күзләрнең явын алырдай шау чәчәккә төренер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев