Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Күктәге торнага алданмагыз: 17- 31 гыйнварга йолдызнамә

Үз көчеңә генә исәп тоту - ул һәрвакытта да зирәк карар түгел, хәзер сезгә уртак эшнең уңай яклары турында да уйланырга кирәк.

 

 

 

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бу атнада күбрәк эшкә игътибар итегез. Гадәти булмаган эшләргә тотынырга туры килүе дә ихтимал. Борчылмагыз, сез барысын да югары профессиональ дәрәҗәдә эшләячәксез.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Сез һөнәри һәм шәхси өлкәләрдә матур сөйләп кенә дә уңышка өметләнә аласыз. Идеяләрегезне тормышка ашыруда бераз гына акча кирәк булачак. Ял көннәрендә ыгы-зыгы, очрашулар һәм йорт эшләре күп булачак.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Атна сезгә бик күп кызыклы мөмкинлекләр бүләк итәр. Шәхси тормышыгыздан тулысынча канәгать калырсыз. Хәер, чынлыкта барысы да сезгә кирәкле юлдан бара. Мәхәббәт өлкәсендә сюрприз көтегез.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Яхшы карьера перспективасы булган югарырак һөнәри дәрәҗәгә ирешү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Ялларда якын кешеләрегезгә карата йомшаклык һәм кайгыртучанлык күрсәтегез.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Эшлекле сөйләшүләр уңышлы узар. Чәршәмбе көнне эштә артык активлык һәм инициатива күрсәтмәү яхшырак, чөнки бу кемдәдер көнчелек тудырырга мөмкин. Яллар тыныч һәм күңелле узачак.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Атна бераз ыгы-зыгылы булырга вәгъдә итә. Тынычланырга тырышып, үзегезне алдарга кирәкми. Бәлки, яңа коллективта эшләргә җайлашырга туры килер. Шимбә атнаның иң катлаулы көннәреннән берсе булырга мөмкин. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Карьера казанышлары һәм мәхәббәт мөнәсәбәтләре өчен уңай вакыт җитә. Сишәмбе көнне кыюлык һәм активлык күрсәтегез, әгәр ниндидер сораулар туса, борчылмагыз, вакыт барысын да үз урыннарына куяр. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Кыенлыклар һәм каршылыклар атна дәвамында әкренләп юкка чыгачак. Планнарыгыз һәм ниятләрегез турында сөйләүдән кыенсынмагыз, ул вакытта алар тизрәк тормышка ашырылырга мөмкин. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Үз көчеңә генә исәп тоту - ул һәрвакытта да зирәк карар түгел, хәзер сезгә уртак эшнең уңай яклары турында да уйланырга кирәк. Вакытыгызны вак-төяккә әрәм итмәсәгез, планнарыгызны тормышка ашыру мөмкинлеге бар. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Бу атнага планнар чынга ашарлык булырга тиеш. Күктәге торнага алданмагыз. Уңышыгыз сездән генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең ярдәменнән дә тора, шуңа күрә горурлыгыгызны ташлап, ярдәм сорагыз. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Эштә үзгәрешләр булырга мөмкин. Хезмәтегезгә объектив бәя бирүегез абруегызны күтәрер. Гайбәтләрне йөрәгегезгә якын кабул итмәгез һәм башкаларга сөйләмәгез, чөнки мәгълүмат бик үк дөрес булмаска мөмкин. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Бәлки, сезгә аерылышырга һәм яңа мәхәббәт эзләргә кирәктер? Игътибарыгызны үзегезнең һөнәри эшчәнлегегезгә юнәлтергә тырышыгыз. Җиңел генә кирәкле элемтәләр урнаштырырсыз, кызыклы кешеләр табарсыз.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/goroskopp/kuktage-tornaga-aldanmagyz-24-31-gyinvarga-ioldyznama

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев