Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Сезгә 15 мең сум килдеме?

2024 елның гыйнварыннан гаиләләр 15 мең сумга кадәр акча ала башлады.

Яңа 2024 елдан Русиядә яшәү минимумы 7,5 процентка артты, бу күп кенә социаль түләүләргә, шул исәптән 17 яшькә кадәр балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие күләменә йогынты ясады. Шуңа бәйле рәвештә, гыйнвар аенда Социаль фонд гаиләләргә бердәм пособие күләмен арттырды.

Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие күләме эшкә яраклы халык өчен төбәк яшәү минимумыннан, балаларга төбәк балалар яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә.

2024 елның гыйнварыннан бердәм пособие күләме артты һәм хәзер балаларга аена 15 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаиләнең яшәү минимумы арту сәбәпле, бердәм пособие түләү хокукы яңадан каралмый, чөнки гаиләнең әлеге социаль ярдәмгә мохтаҗлыгы дәрәҗәсе аны бирү өчен мөрәҗәгать итү көненә исәпләнә һәм аннан соң ул билгеләнгән киләсе 12 ай дәвамында яңадан каралмый.

2024 елда Русия Президенты указы белән гамәлгә куелган гаилә чаралары планы белән беррәттән, балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары комплексын камилләштерү буенча эш дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев