Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Шринкфляция — сатып алучыларны алдауның төп ысулы

Җитештерүчеләр һәм кибетләр күп выкытта бәя күрсәткечләрдә цифрлар белән уйныйлар.

Мәсьәлән, шоколадлар 100 граммлы түгел, ә 85 г һәм ак май пачкаларда 200 шәр түгел, ә 180 грамлы гына, сөт литрлы савытларда түгел, ә 900 мл, 800 мл. Күпләргә таныш картина, шулай бит?

Кулланучыларны мондый законлы алдау ысулы — төргәктәге продукт санын кыскартканда, ә бәясен искесен калдырганда, шринкфляция дип атала (ингл. shrink — кыскарырга, кечерәйтергә). Ягъни продукт факт буенча кыйбатлана, әмма ценникта бәя түгел, ә төргәкләү күләме үзгәрә, бу кулланучы өчен азрак сизелә.

Бу халыкара күренеш, һәм терминның барлыкка килүен Америка галиме һәм аналитигы Пиппе Мальмгрен беренче тапкыр ачкан дип атыйлар. Шринкфляция, асылда, бәяләрнең яшерен артуы булып тора. Ул соңгы вакытта җитештерүчеләрнең һәм сатучыларның иң массакүләм хәйләләренең берсе булып тора. Кулланучыларның өчтән бере, тикшеренүләр күрсәткәнчә, гадәти төргәктә продуктның җитмәве яисә кимрәк булуы турында хәтта шикләнмиләр дә. Мондый төр алдауны сатучылар һәм җитештерүчеләр чипсылар, ярмалар, колбаса, мороженое, шоколадлар сатуда файдаланалар.

Шринкфляция җитештерүчеләр тарафыннан сатып алучыларның психологик үзенчәлекләре аркасында кулланыла: бәяләрнең артуына кешеләр бик авыр карыйлар, ә менә савыттагы авырлыкның үзгәрүенә чагыштырмача тыныч карыйлар (өстәвенә, югарыда әйтелгәнчә, күпләр моны сизми дә). Шулай ук кулланучылар тәртибен тикшерү күрсәткәнчә, сатып алучыларга товарны элекке күләмдә алганчы азрак күләмдә, ләкин кыйбатрак түләп алу уңайлырак. Еш кына шринкфляция югары инфляция чорында киң җәелү ала, тәэмин итү чылбырлары белән проблемалар, җитештерүчеләргә бәяләрне күтәрү һәм шул ук вакытта сатып алучыларны куркытмау өчен ниндидер ысул уйлап табарга кирәк булганда. Охшаш стратегия — продуктның рецептурасын үзгәртү, анда арзанрак ингредиентлар кулланыла башлый. Шул ук вакытта төргәк тә элеккечә кала, беркем дә «ялган» дип шикләнмәсен өчен

Инде фасовкаланган товарлар белән бәйле тагын бер хәйлә — аларның бәясен 100 яки 200 г өчен күрсәтү, бу да сатып алучыларны ялгыш юлга кертә. Сатып алучы күргән бәя 80 сум — бәя бер килограммга күчереп исәпләгәндә 800 сумга әйләнергә мөмкин! Нәтиҗәдә, шринкфляция аркасында, чынлыкта бәяләр белән ниләр барганын аңламыйча, кулланучылар ел саен товарлар өчен бик зур суммалар түли. Кайсылары? Әйдәгез, санап карыйк.0,9 дан 1 л га кадәр күләмдә ультрапастеризацияләнгән сөтнең бер кабы бәясе уртача 50 дән 85 сумга кадәр тәшкил итә. Кулланучы витринада язылган бәядән 1 литр продукт сатып алам дип өметләнә.Чынлыкта, шринкфляциясе аркасында 1 л га 4 сум чамасы артык акча түләнгән булып чыга. Суммасы зур түгел дә кебек. Әмма бер кеше тарафыннан уртача алганда ел саен 46 л сөт кулланганда (Росстат мәгълүматлары шундый) ел саен бер кешегә 184 сум артык түләү килеп чыга, яки безнең районда барлык гражданнарга якынча 5 млн сум (27,1мең кеше). Бу әле сөт буенча гына шулай.

Кешеләр азык-төлек алырга килгәндә, аларның күбесе киштәләр янында озак тоткарланып торырга һәм, бигрәк тә, аларның кайсысы арзанрак булуын аңлау өчен, төрле продуктларның авырлыгын чагыштырырга теләми. Кулланучылар базарын тикшерү кулланучы сатып алу турындагы карарны нибары 3-7 секунд дәвамында кабул итүен күрсәтә! Әлбәттә, бу вакыт эчендә нәрсәне дә булса санарга һәм чагыштырырга кыен, өстәвенә, җитештерүче һәм сатучы моңа бик үк булышмаган шартларда. Хәтта үлчәү турындагы язулар да еш кына савытның арткы ягында, фронталь ягында түгел, өстәвенә вак шрифт белән дә күрсәтелә! Шринкфляция вакытында төргәкнең күләме үзгәрми. Бу чекның 10-20 проценты юк әйбер өчен өчен түләүгә китә дигәнне аңлата.

Өстәвенә, мондый алым вакытында чүп-чар күләме кимеми, гәрчә тиеш булсалар да: азык-төлекнең азрак күләмен зурлыгы буенча кечкенә савытка төрергә мөмкин, ә бу алай булмый. Һәм бу экологик проблема да. Билгеле булганча, чүплеккә баручы 23% чүп-чар — нәкъ менә тара һәм төргәкләр, каплар. Шринкфляция проблемасын хәл итү гади һәм нәтиҗәле: офлайн-һәм онлайн-кибетләрдәге бәяләрдә бер төргәк товарның бәясе турында гына түгел, ә аның берәмлеге — мәсәлән, 1 кг яки 1 л. Һәм бу мәгълүматның икесе дә ачык һәм тигез бәя белән сатып алучыга җиткерелергә тиеш.

Моның өчен бәяләрне рәсмиләштерү стандартларына үзгәрешләр кертергә кирәк. Хәзер альтернатива мөмкинлеге бар: РФ хөкүмәте карары нигезендә, ценникларда, мәҗбүри тәртиптә, бәя яки бер берәмлек өчен, яки билгеле бер авырлык өчен күрсәтелергә тиеш. Без тәкъдим иткән чара сатучылар һәм җитештерүчеләр арасында намуслы көндәшлекне стимуллаштырырга ярдәм итәчәк. Ул вакытта кулланучы, теге яки бу товарның чынлыкта күпме торуын аңлап һәм төрле брендлар бәясен корректлы чагыштыру мөмкинлегеннән файдаланып үз нәтиҗәсен ясаячак 

Кулланучыга нәрсәгә исәп тотарга соң? Суга батучыларны коткару батучыларның үз эше булып кала бирә. Сатып алучылар мөстәкыйль рәвештә бәяләргә игътибар итәргә һәм, төрле товарларны чагыштырып, аларның авырлыгын исәпкә алырга тиеш. Бу, әлбәттә, озак, катлаулы һәм кирәкле процесс. Аның каравы, сез исәп-хисап вакытында кассадагы күңелсез сюрприздан кача аласыз, кинәт сезнең сатып алу өчен сез уйлаганга караганда күпкә күбрәк акча чыгарырга туры киләчәге ачыклангач. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев