Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Туктап бераз ял итеп алыгыз: 25 август — 1 сентябрьгә йолдызнамә

Сез бик җитди рәвештә эшегезне алыштыру турында уйлыйсыз. Бераз сабыр итегез. Озакламый эш урыны да, вазыйфа да, хезмәт хакы да канәгатьләндерә торган эш килеп чыгачак..


Кучкар (21 март — 20 апрель) Туктап бераз ял итеп алыгыз. Алайса, алга, артка карамый йөгерәсез, ә кая йөгергәнегезне үзегез дә белмисез. Өстегезгә «атланып» йөрүчеләрне селкеп төшерсәгез дә була.

Үгезбозау (21 апрель — 20 май) Үзегезне бөтен җиһанның хуҗасы итеп хис итегез. Моңа сезнең тулысынча хакыгыз бар. Рольгә кергәч, тирә-ягыгызда тәртип урнаштырырга да онытмагыз.

Игезәкләр (21 май — 21 июнь) Атна актив хәрәкәтләр өчен бик үк уңай түгел. Аның каравы уйларыгызны тәртипкә китерер, бераз үзегезне карар өчен менә дигән. Шимбә сюрприз көтегез.

Кысла (22 июнь — 22 июль) Сездәге оптимизм өстегезгә күтәрә алмаслык йөк салуга сәбәпче булыр. Сез аны башкарып чыгуын чыгарсыз, әмма үзегезгә көч китерүегез бар.

Арыслан (23 июль — 23 август) Кибетләргә йөрергә яратасызмы? Яратсагыз, иптәшкә үзегез белән берәрсен алыгыз да, алга! Ләкин башта бәяләрне игътибар белән карагыз. 

Кыз (24 август — 23 сентябрь) Сезгә барысы да: максатыгызга ирешергә бер генә адым калды, дип тәкърарлар. Әгәр дә барып чыкмаса, борыныгызны төшермәгез, максатыгызга таба тагын бер адым ясагыз.

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь) Сезнең белән бәйле вакыйгалар бик үк тотрыклы булмаса да, бүгеннән ул сезнең файдага эшли башлаячак. Форсаттан файдаланып калыгыз.


Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь) Сезгә бөтенесенең дә фикерен игътибар белән тыңларга һәм үзегезчә эшләргә кирәк. Шулай эшләсәгез, ялгышмассыз. Артык күп сораулар бирүчеләрнең итагатьле итеп кенә авызларын ябыгыз.

Укчы ( 23 ноябрь — 21 декабрь) Яңа танышыгызга карата булган беренче фикергә ышанып бетмәгез. Ул бик уңай булса да, ялгыш булырга мөмкин. Берникадәр вакыт күзәтегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар) Нишләптер сез, үзегез өчен хәл итеп булмастай проблемалар юк, дип саныйсыз. Һәм сез хаклы, бу чынлап та шулай!

Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль) Сез бу арада тиз кабынып китүчән, юк-бар нәрсә дә сезне чыгырыгыздан чыгара. Бәлки сезгә үзегезгә бераз ял бирергәдер? Берәр көн күңелегезгә охшаган шөгыль белән генә матавыкланып карагыз әле.

Балык (19 февраль — 20 март) Сез бик җитди рәвештә эшегезне алыштыру турында уйлыйсыз. Бераз сабыр итегез. Озакламый эш урыны да, вазыйфа да, хезмәт хакы да канәгатьләндерә торган эш килеп чыгачак..

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев