Быелгы балдан авыз иттегезме әле?
Быелгы балдан авыз иттегезме әле? Кайсы як балы белән сыйланасыз? Комментарийга языгыз!
Бал тәме
Кәрәзле бал өстәлемдә,
Гәрәбәдәй төсләре.
Кергән бу тәмле ризыкка
Бал кортының көчләре.
Күз алдына китерегез,
Чәчәкле болыннарны,
Ничә мең тапкыр ураган
Бал корты бу юлларны.
Татлы балда юкә исе,
Чәчәкләрнең тәмнәре.
Һәр тамчысында сизелә
Болыннарның ямьнәре.
Өстәлемдә кәрәзле бал,
Шифалы,татлы үзе.
Капкан саен бал кортына
Әйтермен рәхмәт сүзен.
Сания Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев