Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Чөгәнәдә яшәүче Әлфинур Якупова 99 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

9 август көнне Чөгәнә авылында гомер итүче Әлфинур Якупова 99 яшен каршы алды. Аны туган көне белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлады.

Дилбәр ханым Әлфинур апага ныклы сәламәтлек, озын гомер, якыннарының кайгыртуы һәм хөрмәтен тоеп яшәвен теләде. Россия президенты Владимир Путинның котлавын тапшырды. Әлфинур апа да үз чиратында күрсәтелгән игътибарга рәхмәтен белдереп, яшьләргә тынычлык, иминлек һәм бәхет теләде.

Әлфинур Якупова — озын гомер юлыннан узган, балалар һәм оныклар тәрбияләп үстергән, авылдашларының хөрмәтенә лаек булган изге күңелле әби. Аның 99 яше — тормышка карата сабырлык, хезмәт сөючәнлек һәм ныклы рух үрнәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев