Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Якыннарыбызны Беренче май белән котлыйк!

1997 елдан 1 май Яз һәм хезмәт бәйрәме көне итеп үткәрелә. Ул дәүләт бәйрәмнәре календаренә кергән. Күпләр өчен - бу чын бәйрәм. 1 май белән хезмәттәшләргә һәм дусларга нинди котлау сүзләре ирештерергә мөмкин соң?

Бүген без сезгә матур котлаулар әзерләдек.

1. "Һәрбарчабыз көтеп алган Яз һәм хезмәт бәйрәме якынлаша. Бу көн хезмәтне, эш кешесен олылый һәм аңа мәдһия укый. Инде бер гасырдан артык Беренче май бәйрәме бөтен дөньяда төрле һөнәр ияләрен - игенчеләрне, укытучыларны, табибларны, эшчеләрне, төзүчеләрне, юлчыларны берләштерә. Хәтта бәйрәм көннәрендә дә игенчеләребез ял турында уйламыйча, язгы кыр эшләре белән мәшгуль. Тырыш хезмәтләре өчен аларга зур рәхмәт. Язгы яңарыш чорында үзебез яшәгән, эшләгән урыннарда өмәләр үткәреп, җирлегебезне тагын да яшәртеп, ямьләндереп җибәрдек. Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч булып торсын. Әлеге җылы яз көннәре дуслар һәм якыннар белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен!"

2. " -Тынычлык, үзара татулык бәйрәме. 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә. Күпләр өчен бу бәйрәм табигатьнең яшәрүен, яз белән бергә җылы килүен, киң кырларда, бакчаларда эш башлануын аңлата. Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйм. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын!

3. "1 май - хезмәт бәйрәме! Чын йөрәктән котлыйм сине, дустым! Дустың турында искә алу өчен һәр сәбәп тә яхшы. Бу бәйрәм көне бәхетле көннәрең арасына тагын да күңеллерәк вакыйгалар алып килсен! Сиңа шатлык һәм һәр эшеңдә уңышлар телим. Кулы эш белгән, хезмәт сөйгән кеше беркайда да югалмый ул. Хезмәтеңнән тәм табып, кулларыңнан игелек күреп яшә! Ура!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев