Игелекле тормыш үрнәге
Киров авылында яшәүче Хафизова Әгъҗибә Гаяз кызына 90 яшь тулды. Аның тормыш юлы – намуслы хезмәт, гаилә кадерен белү һәм яшь буынга үрнәк.
Зур юбилее белән аны район мәгариф бүлеге башлыгы Раниза Шакирова котлады. Ул Әгъҗибә апага озын гомер, ныклы сәламәтлек, якыннарының кадер-хөрмәтен күреп яшәвен теләде, тырыш хезмәте өчен рәхмәтен белдерде.
Әгъҗибә Гаяз кызына район хакимияте вәкиле Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, шулай ук ул район башлыгы Ленар Зариповның тәбрикләү хатын, күчтәнәчләр җыелмасын да тапшырды.
Юбиляр бу чын күңелдән әйтелгән җылы сүзләргә бик тә рәхмәтле булып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев