Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Ленар ЗАРИПОВ райондашларны Корбан бәйрәме һәм Сабантуй белән котлады

Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләре! Сезне якынлашып килгән милли бәйрәмебез – Сабантуй һәм изге Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.


Сабантуй - еллар, чорлар үзгәрсә дә, халкыбыз өчен тирән мәгънәгә ия, иң
кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без, беренче кояш нурлары белән кырларга
ашыгып, вакыт белән исәпләшмичә тырыш хезмәт куйган алдынгыларны, кыр
батырларын хөрмәтлибез.

Халкыбызның ерак гасырлардан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән әлеге
затлы милли бәйрәме, дөньялар ничек кенә үзгәрсә дә, һәрвакыт сагынып көтеп
алына торган олы вакыйга булып кала бирә. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы
чорында да халык үз бәйрәмнәрен онытмаган, ничек кенә авыр булмасын,
берләшеп, хезмәттә дә, бәйрәмдә дә Җиңүне якынайтып бердәм булганнар.
Ә Корбан бәйрәме – ул шәфкатьлелек, дини йолаларга һәм гореф-
гадәтләргә хөрмәт символы. Гасырлар буена әлеге якты бәйрәм мөселман
өммәтенең тормышында зур роль уйный, кешеләрне берләштерә, исламга иңдерә,
борынгы тарихка, гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли.

Бәйрәмнәрдә алынган рухи күтәренкелек, бердәмлек һәм дуслык ел
дәвамында озатып килсен. Иң мөһиме - дөньяларыбыз тынычланып, егетләребез
исән сау әйләнеп кайтсыннар. Алар белән бәйрәм мәйданнарында, мул табын
артларында очрашырга язсын.

Быелгы Сабан туе һәм Корбан бәйрәме сезгә күп сөенечләр китерсен,
күңелегезне ачсын, тормышларыгызны ямьләндерсен иде. Аллаһы Тәгалә кылган
гыйбадәтләрне, укыган барлык догаларны, чалган корбаннарны кабуллардан
кылсын! Догаларыбыз аша яшәешебезгә көч-куәт, илһам өстәлсен. Барыгызга да
чын күңелемнән исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәмнәребез
котлы булсын!

Ленар ЗАРИПОВ, Актаныш муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев