Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Сабантуй-2024: Авылларыбызда батырларга атап бүләк җыю дәвам итә

Районыбызда Милли бәйрәмебез Сабантуйга зур әзерлек эшләре бара. Авыл халкы бик теләп бүләк җыю йоласында катнаша. Иске Богады җирлегенә караган авылларның һәрберсендә дә халкыбызның матур традициясен саклап бүләк җыйдылар. Урамнарда җиз кыңгырау, гармун тавышлары ишетелүгә берәм-берәм капкалар ачыла, кулларына сөлге, яулык тоткан апалар бүләк җыючыларны каршылый, Сабантуй колгасын тулыландырып, теләкләр тели-тели яулыкларын бәйли. Яшь чакларны искә төшереп өлкәннәр дә татарча биюләргә кушыла... Мәдәният йорты директоры Әсфирә Хафизова безгә бүләк җыю күренешләренең фотоларын юллады. Бәйрәмнәр котлы булсын, дуслар!

Интернет челтәрендә Сабантуй турында кызыклы мәгълүматлар бик күп. «Өмет» газетасы сайтындагыларын сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

  • Сабантуйны искә алган иң борынгы язма 1292 нче елга карый. Ләкин моңарчы да бәйрәм үткәрелгән булырга тиеш, чөнки әлеге йола кояш һәм күк Тәңресенә табыну шәкелендә. Ата-бабаларыбыз ел уңдырышлы килсен өчен мәҗүсиләр ышануындагы аллага корбан китергәннәр. Шулай ук батырны билгеләү һәм аңа бүләккә тәкә бирү дә тәңречелектән килә ди галимнәр. Сүз уңаеннан, этнографлар милли бизәкләрдә еш очрый торган төрле боҗраларны тәкә мөгезен сурәтләүдән килә дип саныйлар.
  • Еш кына бер нәселдән чыккан төрле ырулар бер-берсенең канын түкмәс өчен ярышка үзләреннән бер генә батырны чыгара торган булганнар. Әлеге йоланың төп максаты: шул көч сынашуга чыгарырдай иң көчле, иң җитез һәм иң өлгер егетне билгеләү. Шуңа күрә бәйрәмдә төркем белән катнашырга кирәк булган уеннар бармак белән генә санарлык, гадәттә һәркем үзе өчен үзе көч сынаша.
  • Борынгы Евразиянең киң далаларында уеннар җирле генә түгел, ә зур масштаблы да булганнар. Мәсәлән, көрәш, ук ату, ат чабышы кебек бәйгеләрдә Кытайдан алып Карпат тауларына кадәр булган төбәкләрдән да катнашучылар килгән.Уеннар оештырылган вакыттагы төп канун: ай буе бернинди ызгыш-сугышлар булмаска тиеш.
  • Сабантуйда иң соңгы килгән ат муенына авыл киленнәре чиккән сөлгеләрен бәйли торган булганнар.Бу оттырган җайдакның күңелен күрү һәм атны юату өчен эшләнгән. Атның күңеле сизгер бит аның. Оттырган атларның күзләреннән яшь аккан очраклар да бар. Бу бүләк татарларның гомерлек дуслары – атларга карата мәхәббәт билгесе дә булып тора.
  • Кайбер галим-голәмәләр Сабантуйдагы ярыш-бәйгеләрдә бары сугышларда кирәк була торган хәрби күнекмәләрне генә күрәләр. Мәсәлән, баганага менү – күчмә халыкка биектән дошман яулары килгәнне күзәтү өчен кирәк булган, авыш бүрәнәдән бару – кирмәннәрне яулап алганда сорала торган осталык, чүлмәк вату – дошманның кәпәченә менеп төшү өчен менә дигән күнекмә, ат чабышлары – җайдакларны атта оста йөрергә өйрәтү өчен кирәк дип саныйлар. Галимнәр фикеренчә, көрәш атта утыручы җайдакларның бер-берсен егып төшерүеннән барлыкка килгән.
  • Бүрәнәдәге капчык сугышы исә кечкенә балалар өчен уйлап чыгарылган уен. Шул рәвешле ата-бабаларыбыз нәсел дәвамчыларын атта утырып калырга, егылып төшмәскә өйрәткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев