Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Хөрмәтле юбилярга — изге теләкләр

Аеш авылында яшәүче Мөслимә Ногман кызы үзенең күркәм гомер бәйрәмен — 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.

Гомер көзенә җитеп тә, күңел җылысын, ихласлыгын саклап кала белгән әлеге хөрмәтле апабызга котлауларның иң җылысы юлланды. Истәлекле көнендә аны район финанс-бюджет палатасы рәисе Алисә Корбангалина тәбрик итте. Ул район башлыгы Ленар Зарипов исеменнән котлаулар җиткереп, бүләкләр тапшырды.

Мөслимә Ногман кызы — озын һәм мәгънәле гомер юлы узган, хезмәт сөючән, сабыр һәм киң күңелле буын вәкиле. Аның кебек кешеләр — безнең горурлыгыбыз, тормышка терәк һәм үрнәк.

Без дә ихлас күңелдән әлеге котлауларга кушылабыз. Хөрмәтле юбилярыбызга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, озак еллар тигезлектә, бәрәкәтле гомер кичерүен телибез. Йортыгыз һәрчак шатлык-куанычлар белән тулып торсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев