Актаныш

Актаныш районы

Спорт хәбәрләре

Җилдән җитез чаңгычылар

15 гынвар көнне Бүләк чаңгы трассасында Фәрит Әхмәдишин исеменә чаңгы ярышлары үтте. Эстафета рәвешендә барган көч сынашуда районның 25 мәктәбеннән 34 команда катнашты. 6 мәктәп ярышларда катнашмады. Фәрит Әхмәдишин исеме районыбыздагы спорт сөючеләргә яхшы таныш. Башта Минзәлә педагогия училищесын, аннан Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетын, соңыннан, аспирантура тәмамлаган мөгаллим...

15 гынвар көнне Бүләк чаңгы трассасында Фәрит Әхмәдишин исеменә чаңгы ярышлары үтте. Эстафета рәвешендә барган көч сынашуда районның 25 мәктәбеннән 34 команда катнашты. 6 мәктәп ярышларда катнашмады.

Фәрит Әхмәдишин исеме районыбыздагы спорт сөючеләргә яхшы таныш. Башта Минзәлә педагогия училищесын, аннан Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетын, соңыннан, аспирантура тәмамлаган мөгаллим Актаныш урта мәктәбендә хезмәт юлын башлый һәм физкультура дәресләрен тиешле дәрәҗәдә үткәрүгә ирешә. Гимнастика, чаңгы, җиңел атлетика дәресләрен программага туры китереп үткәрә. Дәрестән тыш, тренировкаларда да балаларны теләп шөгыльләндерә. Аның тырышлыгы белән укучылар район, төбәк, республика ярышларында алдынгы урыннар яулыйлар. Шәкертләре күңелендә ул бүген дә иң көчле укытучы, иң көчле остаз буларак саклана. Аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, моннан 10 еллап элек Фәрит Әхмәдишин исеменә чаңгы ярышлары үткәрелә башлады һәм ул райондашлар тарафыннан хуплау тапты.

Хәзер ел саен әлеге ярыш көтеп алына. Быел да ул җанлы төстә үтте. Табигать шартлары матур тора. Һава торышы да артык салкын булмагач, чаңгычыларга шуу җиңел булды. Урыннар өч төркемгә бүлеп чыгарылды.

Төп гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында Күҗәкә - I, Әтәс - II, Уразай - III, урта мәктәпләрнең кечкенәләр төркеме арасында Актанышның икенче мәктәбе - I, Актанышның беренче мәктәбе - II, Актанышның икенче мәктәбе -III, урта мәктәпләрнең зурлар төркеме арасында Актанышның икенче мәктәбе - I, Актанышның беренче мәктәбе - II, Сәфәр мәктәбе III урынга лаек булдылар. Күчмә кубоклар быел да Күҗәкә һәм Актанышның икенче мәктәбендә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев