Авыруларга бирешмәс өчен
Тирә-ягыбыздагы вәзгыятькә читтән карасаң, иммунитетны ныгытырга кирәк дигән уй килә.
Моның өчен ата-бабаларыбыз кулланган борынгы ысулларның да файдасы булмый калмас.
Мәсәлән, иммунитетны ныгытыр өчен 1 стакан кайнар сөткә 2 аш кашыгы бал салып болгатырга һәм көн дәвамында 2-3 өлешкә бүлеп эчәргә кирәк.
Шулай ук, барыбызга да таныш сарымсакны онытмасак иде. Берничә бүлем сарымсакны чистартып изәргә һәм 1 стакан сөткә салып болгатырга. Сөтне кайнатырга һәм суытырга кирәк. Аны көнгә берничә тапкыр 1әр балкашык эчәргә. Бу төнәтмә салкын тиюне бетерергә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев