Кулланучы әлифбасы: алыштыру өчен кирәкле үлчәмдәге аяк киеме булмаса, нишләргә?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы «Кайнар линия» телефонына өлкән яшьтәге ханым шалтыратты: - Мин тиешле сыйфаттагы аяк киеме өчен акчаны кире кайтаруны сорарга хокуклымы? Аяк киемен кире тапшырам, үлчәме туры килмәде, киеп йөрмәдем.
Кулланучы сүзләренә караганда, сатып алганнан соң икенче көнне шундый ук аяк киемен башка үлчәмдәгегә алыштырырга теләгән идем, тик сатучыда андый аяк киеме юк иде.
- Сатучы акчаны кире кайтарудан баш тарта. Ничек булырга тиеш?- дип сорый кулланучы.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-I номерлы РФ Законының 25 ст.2 п. нигезендә, кулланучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда шундый ук товар булмаса, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм күрсәтелгән товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Кулланучының түләнгән акчаны кире кайтару турындагы таләбе күрсәтелгән товарны кире кайтарганнан соң өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.
Шулай итеп, әгәр аяк киеме үлчәме буенча туры килмәсә, кулланылышта булмаса, аның товар төре, куллану үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланса, шулай ук товар яки касса чегы булса, яисә күрсәтелгән товар өчен түләүне раслаучы башка документ яки таныклык күрсәтмәләре булса, кулланучы товарны алыштырырга хокуклы, ә сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне кирәкле товар сатуда юк икән – товар өчен түләнгән акчаларны кире кайтарырга тиеш. Белгечләр, үз чиратында, 2 нөсхәдә дәгъва хаты әзерләргә киңәш иттеләр. Кулланучы нөсхәсендә оешма вәкиле хатның кергән номеры, датасын күрсәтергә, имза һәм мөһер куярга тиеш. Претензион хатны теркәүдән баш тарткан очракта, аны почта аша уведомление белән җибәрергә кирәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Яр Чаллы территориаль органы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев