Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Бәйрәм шашлыксыз булмый

Шашлык тәмле булуның беренче шарты — яхшы маринад.

Беренче ысул

Кирәк: Ит — 1 килограмм;

Соя соусы — 5 аш кашыгы;

Вак итеп туралган башлы суган — 4 данә;

Вак итеп туралган сарымсак — 3 тырнак;

Лимон суы — 5-6 аш кашыгы;

Горчица — 1 аш кашыгы;

Шашлык өчен тәмләткеч (приправа) — ярты чәй кашыгы;

Шикәр комы — 2 аш кашыгы;

Кара борыч — ярты чәй кашыгы.

 

Икенче ысул

Кирәк: сарык ите — 1,5 килограмм;

Башлы суган — 1 данә;

Сарымсак — 3-4 тырнак;

Кинза — бер уч;

Кипкән фенхель орлыгы — ярты чәй кашыгы;

Тмин яки зира — 1,5 чәй кашыгы;

Кызыл төелгән борыч — 2 аш кашыгы;

Уксус — 4 аш кашыгы;

Тоз — тәменчә.

 

Әзерләү: суганны боҗралап, кинзаны вак итеп турагыз, ә сарымсакны сытыгыз. Итне зур итмәгез — 3×3 сантиметрдан зур булмасын.

 

Зур эмаль савытта барысын бергә салып яхшылап болгатыгыз. Өстенә ябып, суыткычта 10-15 сәгать тотыгыз. Итне шампурга тыгыз итеп тезегез, югыйсә ит кибәчәк.

Чыганак: «Әтнә таңы» газетасы сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев