Балан бәлеше пешерәбез
Кирәк: * 500 г он; * 1 аш кашыгы манный ярмасы; * 6 г коры чүпрә; * 1 аш кашыгы песок; * 1 чәй кашыгы тоз; * 200 мл сөт; * 50 мл үсемлек мае; * 30 г атланмай; * 1 йомырка.
Эчлек өчен:
* бер литрлы банка катырылган балан;
* 500 мл балан повидлосы;
* 3 аш кашыгы өеп кукуруз крахмалы;
* 30 г атланмай.
Бәлешне майлар өчен:
* 1 йомырка.
Эш барышы:
1. Чүпрә, тоз, песок һәм 1 стакан онны бергә кушабыз.
2. Җылытылган сөткә үсемлек мае салабыз. Аны болгатып, чүпрә, тоз, песок һәм оннан барлыкка килгән катнашманы кушып җибәрәбез.
3. 1 аш кашыгы манный ярмасы өстибез. Нәкъ менә манный ярмасы бәлешне искертми.
4. Аннан, йомшаган бер чеметем май белән күкәйне күбекләндереп, булачак камырга өстибез.
5. Калган иләнгән онны да шунда салып бетереп, камыр басабыз. Басып бетергәч, камырны тирәнрәк савытка салып, өстен каплап, 2 сәгатькә җылырак урынга куеп торабыз.
6. Катырылган баланны кукуруз крахмалы белән катыштырабыз.
7. Камыр күпереп чыккач, аны икегә бүләбез. Бер өлешен үсемлек мае белән майланган табага салып, 0,5-1 см калынлыгында таба тирәли җәябез. Аннан повидлоның ярты өлешен салабыз.
8. Повидло өстенә әзерләнгән крахмаллы баланны тигез итеп җәябез.
9. Калган повидлоны салып бетереп, өстенә атланмай түшәп чыгабыз.
10. Камырның калган өлешен икегә бүлеп, юка гына итеп – 2 мм чамасы калынлыгында җәябез. Җәймәнең бер өлешен кырыйларына кадәр җитмичә, пычак белән кисәбез. Аннан ул җәймәне бөтен җәймә өстенә салып, икесе белән дә бәлеш өстен каплап, кырый-кырыйларын беркетәбез.
11. Өстәге җәймәне матур итеп бөреп, бизәкләр ясап куябыз.
12. Йомырканы күбекләндереп, бәлешнең өстен майлыйбыз.
13. Духовканы 230 градуска кадәр җылытабыз.
14. Бәлешне духовкага урнаштырабыз. Ул 25-30 минут эчендә әзер була.
15. Чәй табынына балан бәлешен суынган килеш чыгарабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев