Бик шәп солянка рецептурасы
Иптәшләр! Иң тәмле солянка рецепты белән сезнең белән дә уртаклашырга булдык.
2 кило кәбестә, 2 кило помидор, 1 кило суганны турыйбыз, 1 кило кишерне кыргычтан уабыз. Шуңа 0,5 литр көнбагыш мае, 2 аш кашыгы уксус, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 15 данә кара борыч, 5 лавр яфрагы салып бер сәгать пешерәбез.
Теләгән кешегә солянкага гөмбә дә салырга була. Әмма аны салганчы 15 минут пешереп, суын түгәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев