Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Дымлама

Кирәкле ингредиентлар: 700 грамм чамасы сөякле сарык ите, уртача зурлыктагы 4 бәрәңге, 2 кишер һәм шул ук күләмдә болгар борычы, помидор, 1 баклажан, кәбестә, бер баш сарымсак, 3 суган, ит кыздыру өчен тәмләткечләр – зира, кориандр, ике аш калагы үсемлек мае, тәменчә тоз, суган, укроп.

Әзерләү тәртибе: чүлмәк төбенә үсемлек мае, аның өстенә итне салабыз. Ит күбрәк булган саен, дымлама тәмлерәк була. Итне тозлыйбыз, борычлыйбыз, тәмләткечләр сибәбез.

Киләсе катлам итеп кишер һәм суганның өчтән бер өлешен салабыз. Кишерне суган кебек зур боҗралар белән кисәргә мөмкин. Әгәр дымлама үзбәкчә зур савытларда әзерләнә икән, яшелчәләрне тагын да зуррак кисәкләр белән салырга мөмкин. Һәр катламга тоз һәм тәмләткечләр сибәбез. Ярты сарымсакны, эре итеп киселгән суган, укроп, калын итеп туралган баклажан боҗраларын салабыз, кабаттан тозлыйбыз һәм борычлыйбыз. Аннары өстенә болгар борычы һәм тагын суган салабыз.

 Помидорны зур боҗралар белән кисәбез. Әгәр чүлмәк тирән булса, помидорны икегә генә бүләбез. Аннары тәмләткечләр белән эре итеп туралган бәрәңге катламы, сарымсакның калган өлеше килә.

Соңгы катлам – зур кисәкләргә туралган кәбестә. Кәбестә яфрагы үз астындагы барлык яшелчәләрне каплап торырга тиеш. Чүлмәкнең капкачын яхшылап каплап, газ өстенә куябыз. Кайнап чыккач, талгын утта 2,5 сәгать пешерәбез. Тиешле вакыттан соң капкачны ачабыз. Яшелчәләрнең пешкәндә бераз басылганын күрсәгез, борчылмагыз, шулай тиеш. Ризыкны табынга биргәндә, яшелчәләрне кире тәртиптә салабыз – башта кәбестә, аннары бәрәңге һәм калган яшелчәләр.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев