Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Яңа елга пилмән ясадыгызмы әле?

Пилмән камыры, пилмән эчлеген ничек ясау турында булыр алдагы киңәшләребез.

 

*  Пилмәнгә дигән   фаршка аз гына сөт кушып җибәрсәң, ул йомшак була.

*   Пилмән өчен фаршка сыер, бозау ите үзе генә катырак дип уйласагыз, вак кына турап, казның яки үрдәкнең эретелгән эч маен кушарга мөмкин.

*   Иттарткычтан чыгарганда ук бозау итенә аз гына каз ите кушып җибәрергә дә була: болай эшләгәндә дә фарш йомшак һәм тәмле килеп чыга.

*   Фаршка аз гына кайнаган су кушу да аны йомшак итә (1 кг фаршка – 80 г су).

 *   Кайнаган су урынына суытылган ит шулпасы кушсаң, фарш тагын да тәмлерәк булачак. 

 *   Фарш йомшаграк булсын дисәгез, тозын, борычын кушкач, аны бик озаклап тукмак белән төяргә кирәк. 

*   Пилмәнгә дигән фаршны иттарткыч аша ике тапкыр чыгарсаң да, ул йомшаграк була.

*   Фарш йомшаграк булсын өчен, бер генә бәрәңге уып җибәрергә дә мөмкин. 

*   Суганны күбрәк кушсаң, фарш тәмле була. 

*   Фаршка суган гына түгел, теләгән, яраткан кеше сарымсак та куша ала. 

*   Пилмән өчен малның муен ите йомшаграк, тәмлерәк. 

*   Пилмән камырына бер аш кашыгы булса да, сыек май кушсаң әйбәт.

*   Пилмән камырына аз гына тоз да кушарга кирәк. 

*   Пилмән камырына кайнар су кушсаң әйбәтрәк. 

*   Пилмән камырына бер кашык кына уксус кушсак, камыр кипми, үзле, йомшак була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев