Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Яз көне бер-ике тапкыр кычыткан ашы пешерергә кирәк

Яңа гына чыккан кычыткан К, В2, В3 витаминнарына бай. Аның составында шулай ук дуплау матдәләре, органик кислоталар, крахмал, шикәр, хлорофилл да бар.

 

            Әйдәгез, бергәләп ашын да пешереп алыйк.

Яшь кычытканны салкын суда яхшылап юабыз. Аннары кайнап торган суга салып, 3-4 минут тотабыз. Суын саркытып, вак итеп турыйбыз.

 

          Кайнап торган итле шулпага аз гына дөге яисә перловка ярмасы, кыздырылган суган белән кишер салып кайнатабыз. Аннары телемләп туралган бәрәңге салабыз. Шулпа кайнап чыккач, кычытканны өстибез. Пешеп җитәр алдыннан, башка тәмләткечләр дә салырга була. Табынга каймак, яшел суган, петрушка яки укроп салып бирергә мөмкин. Менә шундый витаминлы аш!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев