Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Каен суын кышка әзерләп кую рецепты

Каен суы җыю сезоны җитте. Кемдер яңа эчемлектән авыз итә, катырып куючылар да бар. Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә каен суы кышка әзерләү рецептын тәкъдим иткән.

Кышка каен суы әзерләү өчен: каен суы, әфлисун, лимон, 100-200 грамм шикәр комы, 0,5 чәй калагы лимон кислотасы.

Беренче эш итеп банкалар әзерләргә, аларны парда яки 90-100 градуска кадәр кызган духовкада стерилизацияләргә мөмкин.

Яңа гына алынган каен суын саркытырга, кәстрүльгә салып көчле утка куярга, өстенә җыелган күбекне җыярга, кайный башлагач сүндерергә кирәк.

Аннары шакмаклап яки телемләп туралган әфлисун, лимон, шикәр комы, лимон кислотасы салырга.

Тимер капкач белән ябылган банкаларга җылы әйбер ябып куярга һәм суынганчы тимәскә кирәк. Аннары, кышлыкка саклау өчен, караңгы урынга куярга.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев