Актаныш

Актаныш районы

18+
Тәмле булсын!

Кыяр тозлыйсызмы, дуслар? Бик тәмле рецепт бар!

Чия һәм карлыган яфракларын кушып кыяр тозлап карыйк. Кетердәп тора торган була ул болай!

Бер литрлы банка өчен: 700 г кыяр, 3–4 сарымсак теше, 15 чия, 1 аш кашыгы кызыл карлыган, 2 укроп зонтигы, 5әр чия һәм карлыган яфрагы, 1 керән яфрагы, 2 чәй кашыгы тоз, 4 чәй кашыгы шикәр комы, 30 мл шәраб серкәсе.

Кыярны салкын суга салып, төнгә калдырабыз. Чия һәм карлыганны юабыз.

Реклама
https://

Банканы парландырып, карлыган һәм чия яфраклары, укроп, керән, сарымсак салабыз. Кыяр һәм җиләкләрне тутырабыз. Кайнап торган су салып, капкач белән каплыйбыз. 5 минут тотабыз. Суын агызып, кайнатып чыгарабыз һәм тагын банкага тутырып, 5 минут тотабыз.

Янә суын агызып алабыз. Шикәр комы, тоз, аш серкәсе өстәп, кайнатып чыгарабыз. Тозлыкны банкага тутырып, капкач белән борып ябабыз. Банканы астын өскә әйләндереп, суынганчы, җылы япма белән каплап тотабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама
Токен:

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://