Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

«Кызыл бәрхет» торты рецепты

Ясап карагыз әле, телне йотарлык була!

340 г. он, 300 г шикәр комы, 1 а/к какао, 1/4 ч. к. чәй содасы, 2 ч. к. разрыхлительне салып болгатабыз. Алда — 3йомырка, 300 г. иссез симәнке мае, 280 г. куе кефир. Кефир урынына 33%лы каймак салсаң да була (130 г). Шушы массаны миксер белән болгатабыз. Аннары 1,5ч. к. кызыл ризык буявы саласы, мин фәкать гелевый красительләрдән генә файдаланам, иң ошаганы — Америколор, иң зыянсызы дип тә беләм... Шулай итеп камыр әзер, мин аны 24 см. диаметрлы 2табага бүлеп пешердем, берсенә күбрәк салып коржны икегә бүлдем, берсендә 1коржлык кына камыр иде, шулай итеп 3корж чыга. Бисквитның уртасы кабарыбрак пешә, ул тигезсез җирне кисеп, тортны бизәүдә кулланабыз.

Крем өчен крем-чиз файдаланабыз.

600 г. креметте сыры, 150 г ак май, 150 г. шикәр пудрасы. Бүлмә температурасында йомшарган майны шикәр пудрасы белән миксерда күпертәсе, 5-6 минут чамасы, янына әз-әзләп сыр өстәп, бер массага китерәсе. Тортны кем ничек тели, шулай җыя ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев