Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Туңдырылган җиләкләрдән тәмле пирог

Пирогны ел буе үзегез яраткан җиләкләр кулланып пешерергә була. Җәен бакчада җыеп кына кергән җиләкләрдән, ә кышын суыткычта туңдырылган җиләкләрдән. Төше алынган чия, карлыган, кура яки җир җиләкләрен файдаланыгыз.

 

Камыр өчен: 2 йомырка, 200 гр йомшак ак май, 1 пачка разрыхлитель, 150 гр шикәр комы, он. Камыр басып, табага җәябез. Камыр өстенә җиләкләрне тезеп 180 гр. мичкә тыгабыз. 30 минуттан алабыз һәм 200 гр кибет каймагын 150 гр шикәр комы белән болгатып пирог өстенә агызабыз.

Суынгач, кисәбез. Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев