Байсар мәктәбенең «Алдынгылар хәрәкәте» эшчәнлеге Рәсәй буенча 3 нче урынга лаек булды
Татарстан Республикасыннан «Алдынгылар хәрәкәте»нең 19 алдынгы укучысын озата баручы лидер-оештыручы, Иске байсар мәктәбе укытучысы Эльвира Мурзина Мәскәү шәһәреннән сөенечле хәбәр җиткерә!
Басыйров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар мәктәбенең «Алдынгылар хәрәкәте» эшчәнлеге Рәсәй буенча 3 нче урынга лаек дип табылган һәм 200 мең сумлык грант откан!
Алдынгы укучылар 30 майдан 3 июньгә кадәр башкалабызда узучы фестивальдә катнаша. Алар ВДНХда экскурсиядә булып, төрле чараларда үзләрен күрсәтә, көчләрен сыный.
Әлеге зур җиңүләре белән Эльвира Даннур кызын һәм мәктәп директоры Рамил Җәмигънур улын ихлас күңелдән котлыйбыз!
Алга таба да уңышлар гына юлдаш булсын! Районыбыз данын илкүләм дәрәҗәдә танытырга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев