Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаенан муниципаль район башлыгы Фаил Камаевның тәбрикләмәсе

Татарстан Республикасы Конституциясе - төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып кабул ителгән төп канун ул. Безнең Конституциябез кеше шәхесенең бөтен яктан үсеше зарурлыгыннан чыгып эш итә. Республикабызның төп законы дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә органнарының эшчәнлек даирәсен төгәл билгели. Ирешелгән уңышлар төп канунда беркетелгән тотрыклы икътисади...

Татарстан Республикасы Конституциясе - төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып кабул ителгән төп канун ул. Безнең Конституциябез кеше шәхесенең бөтен яктан үсеше зарурлыгыннан чыгып эш итә.
Республикабызның төп законы дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә органнарының эшчәнлек даирәсен төгәл билгели. Ирешелгән уңышлар төп канунда беркетелгән тотрыклы икътисади һәм социаль үсештә сайлап алган курсның дөреслеген раслый. Татарстанның һәм Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге турында зур
кайгыртучанлык күрсәтеп, республикабыз, шул исәптән Актаныш районы төрле социаль-сәяси процессларда актив катнаша. Бу безнең сәяси тормышыбызда тотрыклылыкны саклый. Социаль һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итүдә мөстәкыйльлекне арттыру курсы эзлекле төстә гамәлгә аша дигән сүз.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм. Һәрберегезнең хокуклары яклануын һәм канун белән ныгытылган бурычларыгызны үтәп яшәвегезне телим. Сау-сәламәт һәм шат күңелле булыгыз. Гаиләләрегезгә имин тормыш юлдаш булсын. Ил-көннәребез тыныч булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев