Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районы көзге чәчүне тәмамлау алдында

Басуларда көзге чәчү, төп җир эшкәртү эшләре бара. Аның барышы белән танышу, һәм тагын кайбер мәсьәләләрне хәл итү буенча 7 сентябрь көнне хуҗалык җитәкчеләре белән семинар үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнаштылар. Семинар "Тамыр" хуҗалыгының кукуруз басуында башланып китте....

Басуларда көзге чәчү, төп җир эшкәртү эшләре бара. Аның барышы белән танышу, һәм тагын кайбер мәсьәләләрне хәл итү буенча 7 сентябрь көнне хуҗалык җитәкчеләре белән семинар үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнаштылар.
Семинар "Тамыр" хуҗалыгының кукуруз басуында башланып китте. Һәр басуның үзенең үзенчәлеге була. Шуның өчен дә аларны эшкәртү технологияләренә аерым якын килү сорала. Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов та басым ясап үтте.
Минем кукуруз басуларын эшкәртү буенча аерым тукталасым килә. "Тамыр" хуҗалыгының әлеге басуында кукурузларын җыйнап алу белән, артыннан дискатер белән эшкәртеп бардылар. Нәтиҗәдә басуда булган чүп үләннәре 70 сантиметр тирәнлеккә кереп калды. Әгәр дә көннәр җылы торса, яңгырлары да яуса, ул чүп үләннәре кире калкып чыгачак. Һәм кыш көне туңып үләчәк. Кәсләре күп булганлыктан, яз көне бирегә культиватор кертеп булмаячак. Өстәвенә культиваторга кукуруз чәкәннәре дә тыгылачак. "Тамыр" хуҗалыгы бу басуны кабат дискатор белән эшкәртергә җыена. Шулай эшләгәндә аңа теләсә нинди культураны чәчәргә булачак, - ди ул.
Кукуруз басуларын көздән эшкәртеп куярга кирәклеге дә кат-кат искәртелде.
"Ташкын" хуҗалыгы басуларында җирне тирәнәйтеп эшкәртү барышы белән таныштылар. Болай эшкәртү дым запасын күбрәк тупларга мөмкинлек бирә, ди белгечләр. Һәр басуны ким дигәндә 5 елга бер тапкыр шулай эшкәртү, уңыш алу мөмкинлеген арттырырга ярдәм итә. Моңа әлеге хуҗалыкта инанганнар инде. Андый басулар корылык елында да үзенең уңышы белән сөендергән.
Күп хуҗалыкларда көзге чәчү тәмамлану алдында. Хәзер аларның шытып чыкканын гына көтәсе кала. Семинарда катнашучылар "Чишмә" хуҗалыгының көзге бодай чәчелгән басуын карадылар. Барлык таләпләргә туры китереп эшкәртелгән, гектарына 50 килограмм исәбеннән ашлама кертелгән әлеге басуга орлыкларны агулап чәчкәннәр, соңыннан басуны катоклаганнар. Басуны "бизәп" торучы чүп үләннәре дә күренми. Рәфит Мирзаһитов җирнең дым запасын ике сантиметр тирәнлеккә төшкән, тагын бераз булса да яңырлар яуса, ул орлыкка ук төшәчәк, нәтиҗәдә бодай орлыкларына шытарга мөмкинлек булачак, диде.
- Бодай чыгып, ике яфрак чыгарса, кышны исән-сау чыгачак дигән сүз, -ди Рәфит абый.
Көзге бодайны чәчү вакыты 5 сентябрьгә кадәр дисәләр дә, табигать шартларына бәйле рәвештә аны быел 10-15 сентябрьләргә тикле чәчәргә була диделәр. Быел район буенча 18 мең гектар мәйданда көзге бодай культурасы чәчү планлаштырылса, семинар узган көнгә аның 11 мең гектардан артыграк мәйданына әлеге культура чәчелгән. Димәк, өлгермәгән хуҗалыкларга әле вакыт бар.
"Саф" хуҗалыгының көзге бодай чәчелгән басуларына да белгечләр уңай бәя бирде. Әлеге хуҗалыкта 930 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Шуның 180 гектары -арыш, калганы бодай. Алар соңгы басуларында чәчү эшләре алып баралар иде.
Рәфит Яһүдә улы сөйләшү барышында күпьеллык үлән басуларының торышына да тукталды. "Чишмә" хуҗалыгының күпьеллык үлән басуы мисалында аңа куелган таләпләргә тукталды. Һәм күпьеллык үләннәрнең өченче катын алып бетерергә кирәклеген искәртте.
Сөйләшү ахырдан "Ташкын" хуҗалыгының ындыр табагы алдында дәвам итте. Биредә икмәк салынган складларны карадылар. Хуҗалыкта быел икмәк салу өчен бер ангар эшләнгән. Үзе зур, үзе чиста, якты бина һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек. Бирегә берничә төрле иген культурасының орлыклары урнаштырылган. "Күчмә фонд"ка 92 тонна орлык калдырылган. Ул 430 гектар мәйданга чәчү өчен җитә дип исәплиләр.
Киләсе елга көзге культураларның уңышының җитәрлек булуына белгечләр ныклап ышанып та бетми. Шуның өчен һәр хуҗалыкка 2017 елның көзендә чәчү өчен җитәрлек күләмдә орлык запасы калдыру, ягъни орлыкны "күчмә фонд"ка салу бурыч итеп куелды.
"Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге"федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров та бу хакта ассызыклап үтте. Район буенча "күчмә фонд"ка 34 мең центнер орлык салып куярга кирәк, диде ул. Көзге культураларның орлыклары нигездә тикшерелеп беткән. Хәзер исә язгы культураларның орлыкларын тикшерү башланган. Ләкин ул орлыкларны анализга "Нигез", "Саф", "Чишмә", "Таң", "Наратлы", "Ташкын" хуҗалыклары гына китергән әле. Башкаларга да тиз арада орлыкларын анализга китерергә, орлыкларны калибрлап бетерергә кушылды.
Семинар барышында терлекләрне фермаларга кайтарып бетерергә кирәклегенә дә басым ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев