Авыл җирендә үз йорты, үз хуҗалыгы белән яшәүче бик күпләр бүген пошаманда: чеби алсак, чир йокмасмы, кош гриппы дигән зәхмәт ияреп кайтып, бар кош-кортка таралмасмы, чебине кемнән алырга микән, дигән сораулар белән башлары каткан. Район дәүләт ветеринария берләшмәсе эпизоотологы Илнар Миргалимов белән шушы сорауларга ачыклык кертергә тырыштык.
- Ел саен...
Авыл җирендә үз йорты, үз хуҗалыгы белән яшәүче бик күпләр бүген пошаманда: чеби алсак, чир йокмасмы, кош гриппы дигән зәхмәт ияреп кайтып, бар кош-кортка таралмасмы, чебине кемнән алырга микән, дигән сораулар белән башлары каткан. Район дәүләт ветеринария берләшмәсе эпизоотологы Илнар Миргалимов белән шушы сорауларга ачыклык кертергә тырыштык.
- Ел саен кош гриппы белән куркытып алалар иде, быел, кызганыч, чынлап та, республикабызга килеп җитте, үзенең "җимешләрен" дә күрсәтергә өлгерде бу чир.
- Әйе, Лаеш кошчылык станциясендә тавыклар күпләп үлә башлагач, Казанның ветеринария лабораториясе кош гриппы вирусы диагнозын куйды. Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәге лабораториясе диагнозны дөрес, дип тапты. Бүгенгә Лаеш кошчылык станциясендә 465 меңнән артык кош юк ителеп яндырылырга тиеш. Шушы ук вирус, ягъни А гриппының Н5 төре вирусын Казандагы Дәрвишләр бистәсе; Нурлат районының Түбән Нурлат, Чуваш Менчи; Балык Бистәсе районының Шумовка; Ютазы районының Әпсәләмов авылларында тавык үләксәләреннән, шәхси хуҗалык тавыкларыннан да таптылар.
- Ә безнең районда куркыныч сигналлар юкмы?
- Райондагы кошчылык фермалары тавыклары лаборатор анализга җибәрелде, әлегә нәтиҗәләре килеп җитмәде. Ә менә шәхси хуҗалыклар һәм кыргый кошларның бездә анализлар яхшы - грипп үзен сиздермәгән. Шулай ук, Казанда да күчмә су кошларында әлеге чир табылмаган.
- Яз җитүгә узган елларда авылларда чеби сатучылар йөри башлый иде: каядыр барып, ташып, алып кайтып мәшәкатьләнәсе юк, капка төбеңә китереп саталар. Быел исә, чиргә бәйле рәвештә, сатучылар да күренми, халык чеби сатучы оешмаларга чиратка тезелә.
- Сакланганны саклармын, дигән сүзләр бу очракта аеруча актуаль: сыналган, профилактикага нык игътибарлы һәм чеби үрчетү, үстерү, сату белән махсус шөгыльләнүче оешмалар белән эшләү бүген, чынлап та, дөрес һәм ышанычлы. Ә инде сатып йөрүчеләр белән очрашкансыз икән, алардан сатуга рөхсәт кәгазьләрен, ветеринар белешмәсе сорагыз.
- Грипп йоктырган кош продукциясенең, әгәр термик эшкәртү үтсә - тиешенчә кайнатылса, пешерелсә - кеше организмы өчен зыяны юк, диләр.
- Шулай, әмма шул продукциянең кирәкмәс калдык өлеше дә була бит, без аны, гадәттә, ишегалдына чыгарып, шул ук тавыкларга ташлыйбыз. Димәк, чир таралыр өчен бик җайлы шартлар туа. Әле менә Ростов өлкәсенең күркә үрчетү белән шөгыльләнүче "Евродон"
оешмасы җитештергән продукциядә грипп вирусы табылган. Шуның аркасында районның 6 сәүдә ноктасыннан шуннан килгән 3ц дан артык күркә канаты, күркә ите фаршы сатудан алынды. Продукцияне полигонга алып чыгып яндырдык. Моңа җитди карау кирәк. Шуңа күрә, хөрмәтле райондашлар, кошларыгыз кинәт күпләп чирли, үлә башласа, район дәүләт ветеринария берләшмәсенә шалтыратсагыз иде.
Телефоннар: 3-28-91, 3-28-19.
Вирусны төп йөртүчеләр - күчмә су кошлары. Каргалар, күгәрченнәр вирус йөртергә мөмкин, әмма үзләре чирләмиләр.
Авыру җиңел формада барса, клиник билгеләр сизелмәскә дә мөмкин. Авыр формада үтә икән, тавыкның күзеннән яшь ага, хәрәкәт итү координациясе бозыла, кош башын артка ташлый, температурасы 44 градуска кадәр күтәрелә. Кош күп су эчә, йоны кабара, сулыш алуы начарлана, томшыктан экссудат ага, кикриге карала.
Саклану чаралары:
- санитар-гигиеник таләпләрне саклау: территорияне чиста тоту, азык калдыклары калдырып, карга я башка төр күчмә кошларны җәлеп итмәү;
- кош-кортны ябып асрау;
- кошка биреләсе азыкны ябык савытта саклау, азык калдыкларын пешереп бирү зарур;
- авыру яки үлгән кошны ветеринария лабораториясенә алып килергә кирәк;
- куллану алдыннан йомырка тышын сабынлы су белән юу;
- кош-корт итен кимендә \30 минут; йомырканы 10 минут пешерү зарур.
Нет комментариев