Бүген Актанышта үткән "Җитәкчеләр спартакиадасы"нда район оешмалары һәм предприятиеләреннән йөзгә якын җитәкче катнашты. Алар берничә спорт төре буенча көч сынашып, араларыннан иң-иңнәрне билгеләде.
45 яшькә кадәр булган хатын-кызар арасында беренче урынны Рузилә Гарипова яулады. Икенче урында - Ләйсән Нурлыева, өченче урында - Айгөл Фазлыкаева.
45яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кыз җитәкчеләр арасында...
Бүген Актанышта үткән "Җитәкчеләр спартакиадасы"нда район оешмалары һәм предприятиеләреннән йөзгә якын җитәкче катнашты. Алар берничә спорт төре буенча көч сынашып, араларыннан иң-иңнәрне билгеләде.
45 яшькә кадәр булган хатын-кызар арасында беренче урынны Рузилә Гарипова яулады. Икенче урында - Ләйсән Нурлыева, өченче урында - Айгөл Фазлыкаева.
45яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кыз җитәкчеләр арасында "җиңүче" исеменә Зәугәрия Зиннәтуллина лаек булды. Икенче урында - Регина Шәйхразиева, өченче урында - Гөлнара Әхмәтова.
50 яшькә кадәр булган ир-егетләр арасында беренче урында - Илнур Хуҗин, икенче урында - Айдар Иманаев, өченче урында - Ирек Галимов.
50 яшьтән өлкәнрәк җитәкчеләр арасында районның башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттаховка тиңнәр табылмады. Икенче урында - Айрат Кәрамов, өченче урында - Рамил Галиев.
Нет комментариев