Актанышта 110 видеокүзәтү җайланмасы урнаштырыла
Соңгы елларда республикабызда "Куркынычсыз Татарстан" проекты эшләп килә. Аны тормышка ашыру кысаларында автомагистральләрдә һәм халык күп җыела торган урыннарда видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган иде. Проектның икенче этабы - "Куркынычсыз ишегалды"- барлык шәһәрдәге, район үзәкләрендәге йортларда һәм йорт тирәләрендә видеокүзәтү җайланмалары урнаштыруны күздә тота. Программаны тормышка ашыру белән Татарстан Республикасының Эчке эшләр...
Соңгы елларда республикабызда "Куркынычсыз Татарстан" проекты эшләп килә. Аны тормышка ашыру кысаларында автомагистральләрдә һәм халык күп җыела торган урыннарда видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган иде.
Проектның икенче этабы - "Куркынычсыз ишегалды"- барлык шәһәрдәге, район үзәкләрендәге йортларда һәм йорт тирәләрендә видеокүзәтү җайланмалары урнаштыруны күздә тота. Программаны тормышка ашыру белән Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы һәм Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы шөгыльләнә, ә төп башкару эшләре "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенә йөкләнгән.
Әлеге проект кысаларында, Актанышта яшәүчеләрнең балалар куркынычсызлыгын сакларга һәм шәхси автотрантспортын күзәтергә мөмкинлекләр туа.
Август аена кадәр "Куркынычсыз ишегалды" проекты нигезендә Актаныш буенча 106 камера урнаштырылачак, шуланың 28-е тест режимында эшли. Видеокүзәтү җайланмалары җинаятьләрне ачыклау өчен генә түгел, ә аларны булдырмыйча калу өчен дә кирәк. Ә "Куркынычсыз шәһәр" проекты буенча 4 видеокүзәтү җайланмасы урнаштырылачак, аларның 2-се тест режимында бүгенге көндә эшли.
чыганак: aktanysh.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев