Актанышта барысына да өйрәтәләр
Анда укучыларны дәрескә гадәти кыңгырау түгел, ә курай моңы чакыра. Укытучылар, укучылар милли бизәкле өс-баш киеме кия. Балалар түгәрәкләрдә калфак, түбәтәйләр чигә. Бер авыз сүз татарча белмәгәннәрне дә туган телләренә бик тиз өйрәтәләр. Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттагы соңгы яңалыклар бу. Татар зыялыларын әзерләү нечкәлекләре турында без дә танышырга...
Анда укучыларны дәрескә гадәти кыңгырау түгел, ә курай моңы чакыра. Укытучылар, укучылар милли бизәкле өс-баш киеме кия. Балалар түгәрәкләрдә калфак, түбәтәйләр чигә. Бер авыз сүз татарча белмәгәннәрне дә туган телләренә бик тиз өйрәтәләр. Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттагы соңгы яңалыклар бу. Татар зыялыларын әзерләү нечкәлекләре турында без дә танышырга булдык.
Аралашырга мохит бар
Элеккеге район башлыгы, хәзерге вакытта Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тырышлыгы белән ачылган уку йортына быел биш ел булды. Милли рухлы балалар тәрбияләүне беренче урынга куйган гимназиянең өметләре ни дәрәҗәдә акланган соң? "Безгә килгәндә чит төбәкләрдәге татар балалары туган телләрен белми. Ярты ел эчендә "ничава" гына сөйләшә башлыйлар. 1-2 ел эчендә инде алар телне яхшы белә. Чөнки мохит бар. Актанышта халыкның 97 проценты татарча сөйләшә. Без - гади авыл мәктәбе түгел. Һәр бала киләчәктә милләткә хезмәт итәчәк", - ди гимназия директоры Рамил Гарипов. Әйтик, Таҗикстан кызы Илина Минниярова 7 нче сыйныфка укырга килгәндә телне бөтенләй белмәгән. Ә 11 нче сыйныфта татар теле буенча халыкара олимпиадада призер булган. Быел гимназияне 18 укучы тәмамлаган булса, шуларның 4се табиб белгечлеген үзләштерә. Араларында бүген Мәскәүдә белем алучы Илина да бар. Гомумән алганда, гимназиядә 157 укучы белем ала. Бу - 5-11нче сыйныф укучылары. Арада Башкортстан, Удмуртия республикалары, Оренбург, Свердлау, Самара, Ульян өлкәләре, Екатеринбург шәһәре, Красноярск крае һәм Казахстан, Таҗикстан, Гарәп Әмирлекләреннән килгән балалар да бар.
Кесә телефонына карап, нәтиҗә яса!
Быел гимназия "Авылның иң яхшы йөз мәктәбе" рейтингында беренче урынны яулады. Ә гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Әһлетдинова быел "Иң яхшы авыл укытучысы" бәйгесендә җиңде. Гуманитар дисәләр дә, монда укучылар химия, физика, математиканы да яхшы белә. БДИ нәтиҗәләре дә сөенерлек. Узган уку елында рус теленнән уртача күрсәткечләр - 80,1, математика (профиль юнәлеш) буенча 66 баллны тәшкил итә. Нәтиҗәләр гимназиядә сәләтле балалар укыганга яхшымы?
- Безгә бар яктан да сәләтле балалар килә дип әйтеп булмый. Сәләт дигәнең 99 процент тырышлыктан торса, нибары бер процент кына тумыштан бирелә, диләр. Уңышларыбыз - тырышлык нәтиҗәсе, - ди гимназия директоры.
Гимназиядә дәрескә кесә телефоны белән керүне тыймыйлар. "Әгәр балага дәрестә кызык түгел икән, ул телефонына үрелә башлый. Бу инде - укытучыга уйланырга сәбәп бар дигән сүз", - ди директор. Рамил - үзе Казаннан килгән инглиз теле укытучысы. "Авылда тыныч, транспортта "бөке"ләрдә утырасы юк. Балаларны бакчага урнаштыру проблемасы да борчымый. Гаиләбез белән районга күченеп килүебезгә үкенмибез", - ди ул. Аңа да авыл укучыларында инглиз теленә кызыксыну уяту җиңел булмаган. Беренче дәресләрдә, инглиз теле авыл баласына нигә кирәк, дигән сүзләрне ишетергә туры килгән. Аптырагач, Индонезия мәктәпләренең берсе белән халыкара он-лайн конференция уздырган. Бүген уртак газета чыгаралар икән. Хәзер укучылар интернеттан төрле кызыклы мәгълүматлар эзли. Чит телне дә әйбәт белә.
Милли рух тәрбияләүдә "Шәкерт.татар" проекты да булыша икән. Укучылар туган як, милләтпәрвәрлек турында видеолар төшереп, сайтка урнаштыра. Уку йортында "Хәзинә" бию түгәрәге, "Ак нур" вокаль ансамбле эшли. 6-11нче сыйныф укучылары өчен "Туган телем - шагыйрьләр теле" дигән республика күләм фәнни конференция оештырыла. Егетләр гимназияне тәмамлагач та, түбәтәен башыннан төшерми. Татар теле буенча халыкара олимпиадаларда җиңү яулаган, бүген КФУда белем алучы Айдар Шәйхин да шундый. Гимназия укучылары әнә шундый яшьләрдән үрнәк ала. Ә гимназиянең иң яхшы 15 укучысын күңелле сәяхәтләр көтә. Быел Урта диңгез буена - Мальтага экскурсиягә барганнар. Менә шундый кызыксындыру чаралары да бар.
Гимназиядә уку, биш тапкыр туклану, интернатта яшәү өчен бер тиен дә акча түләргә кирәкми. Күптән түгел интернат яңа биналы булды. Тулай торакның бер ягында - кызлар, икенчесендә егетләр яши. Татар балалары үзләренең тәрбияле булуы белән дә сөендерә. Актанышта барысына да өйрәтәләр.
чыганак: http://vatantat.ru/index.php?pg=2560
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев