Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта савымчылар, лаборантлар һәм зоотехникларның район конкурсы

Актанышта савымчылар, лаборантлар һәм зоотехникларның район конкурсы 1 июньдә Чалманарат авылы Актаныш районы терлекчеләренең һөнәри конкурслары булып узды. Анда районыбызның 14 хуҗалыгыннан 28 савымчы, 17 лаборант һәм 12 зоотехник катнашты.Әлеге конкурсларда терлекчеләр һәм белгечләр теоретик белемнәре һәм гамәли күнекмәләре буенча көч сынаштылар. Аларның эшенә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе...

Актанышта савымчылар, лаборантлар һәм зоотехникларның район конкурсы

1 июньдә Чалманарат авылы Актаныш районы терлекчеләренең һөнәри конкурслары булып узды. Анда районыбызның 14 хуҗалыгыннан 28 савымчы, 17 лаборант һәм 12 зоотехник катнашты.Әлеге конкурсларда терлекчеләр һәм белгечләр теоретик белемнәре һәм гамәли күнекмәләре буенча көч сынаштылар. Аларның эшенә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов башлыгындагы комиссия бәя бирде.

Кискен көрәш нәтиҗәләре көннең икенче яртысында гына билгеле булды. Савымчылар арасында абсолют батыр булып "Ташкын" хуҗалыгыннан Илиза Нәҗмиева танылды, аңа бүләккә төп приз-индивидуаль савым аппараты бирелде.

35 яшьтән өлкәнрәк савымчылар арасында беренче урынга "Наратлы" хуҗалыгыннан Дилүзә Яппарова чыкты, 2-3 урыннарны "Башак", "Нигез" хуҗалыкларыннан Нурания Насипова, Нәсим Сабирҗанова яуладылар.

35 яшькә кадәр савымчылар арсында берече урынны Гөлнар Хайбуллина (ООО "Ташкын") яулады, икенче һәм өченче урыннарны Элвира Солтангалина (ООО "Саф"), Тәнзилә Хөсәенова (ООО "Наратлы") бүлештеләр.

Лаборантлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1. Диләрә Шәймәрданова ("Наратлы"). 2. Гөлсәрия Солтанова ("Ташкын"). 3.Ришат Әхмәтов ("Чишмә").

Барлык урыннарны карап тикшергәннән соң, "Наратлы" хуҗалыгы командасының 1 урынга чыгуы билгеле булды, 2 урында - "Ташкын" хуҗалыгы, 3 урында - "Чишмә" хуҗалыгы. Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев җиңүчеләрнең барсына Диплом, Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

http://aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев