Актаныш быел да "Үлемсез полк" россиякүләм акциясенә кушылды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Тема дня "Газета"

Актаныш быел да "Үлемсез полк" россиякүләм акциясенә кушылды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бөек Җиңү көнендә Актанышта "Үлемсез" полк" сугыш кырында ятып калган райондашларыбызны, әби-бабайларыбызны барлады.

Бүген, 9 май - Бөек Җиңү көнен илебездә, республикабызда гына түгел, ә дөньяның башка күп кенә шәһәрләрендә дә билгеләп үтелә. Быел Бөек Җиңүнең 73нче язын каршы алабыз!

Бөек Җиңү көнендә Актанышта "Үлемсез" полк" сугыш кырында ятып калган райондашларыбызны, әби-бабайларыбызны барлады. Актаныш муниципаль районы җитәкчелеге, ветераннар, оешма- предприятие коллективлары, мәктәп укучылары катнашты анда.

Меңәрләгән актанышлы Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының, әтиләренең портретларын күтәреп Актанышның Ленин һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамнары аша үтеп Җиңү паркына килде.
 


Нет комментариев