Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ ЛЕГЕНДАР ТУРНИРНЫ КАБУЛ ИТӘ: М.Җәлил истәлегенә үткәрелүче көрәш бәйгесенең 55нче юбилей турниры Актанышта үтәчәк

Бик тиздән, инде 2019 елның февраль аенда, Актаныш районы Татарстанның иң дәрәҗәле бәйгеләрнең  берсен - герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган көрәш турнирын кабул итәчәк. 

Легендар Муса Җәлил – әдәбият-мәдәният өлкәсе өчен дә, спортчылар өчен дә кадерле исем. Нәкъ менә февраль аенда, каһарман-шагыйрь туган көннәрдә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә узучы турнир республиканың келәм батырларын барлый. 


Дәрәҗәле турнирны тиешле югарылыкта үткәрү  көрәшчеләрне кабул итәчәк районга йөкләнә. Аңлашылганча, бу юлы оештыру мәшәкатьләре, килгән кунакларны кабул итү, аларны тукландыру, ялларын күңелле үткәрү кебек бурычларны  Актаныш районы хәл итәчәк. Нәкъ шушы уңайдан 29 ноябрь көнне хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә “түгәрәк өстәл”  оештырылды. Аның эшендә Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин катнашты. 


Киңәшмәгә кадәр Равил Гарифулла улы Актанышның спорт объектларында булып, 500гә якын көрәшчене кабул итә алырлык залны билгеләде. Быел Муса Җәлил истәлегенә узучы турнир, 13-15 февраль көннәрендә,  Актанышның “Лачын” боз-спорт сараенда үтәчәк. Миллилекне чагылдыручы матур спорт бәйрәмендә  республикабызның барлык районнарыннан, күрше республикалардан көрәшчеләр катнашуы көтелә.  


Быелгы турнирның төп үзенчәлеге – 3 көн дәвам итәчәк республикакүләм бәйге Рәсәйкүләм турнирның башлангычы булачак. Шул рәвешле 2019 елда 55 еллык  юбилеен каршы алучы М.Җәлил турниры Рәсәйкүләм дәрәҗәгә чыгачак.  15, 16, 17 февраль көннәрендә Татарстан көрәшчеләре республика данын  Актаныш келәмендә яклаячак. Турнирны кабул иткән район буларак, Актаныш та Рәсәйкүләм бәйгегә үз командасын кертү хокукы ала. Актанышлылар Татарстанның икенче командасы буларак чыгыш ясаячаклар. 


Турнирга багышланган “түгәрәк өстәл”нең тәүгесе аның оештырылуына нигез ташы буларак ятты. Ике ай дәвамында мондый очрашулар даими кабатланып торачак, чөнки район башлыгы Энгель  Нәвап улы М.Җәлил турнирын иң югары дәрәҗәдә үткәрүне таләп итеп куйды. 


Актаныш көрәшчеләре әлеге турнирга аеруча зур әзерлек белән керергә тиеш. Әлеге уңайдан инде хәзердән үк көчле келәм батырлары барланып, алар белән махсус шөгыльләр башланып китте.  Сүз уңаеннан, очрашуга район җитәкчелеге, көрәш остазлары белән беррәттән яшь көрәшчеләр дә чакырулы иде. Алар үзләреннән таләп ителгән югары күрсәткечләргә ирешүнең әһәмиятен, турнирның Актаныш өчен генә түгел, Татарстан өчен дә мөһимлеген тойдылар. Бүген Актанышның көрәш спорты аларга зур өметләр баглый, өметләрне, һичшиксез, аклыйсы иде! 


Очрашу ахырында Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, район башлыгы Энгель Фәттахов  белән берлектә, 12-13 октябрь көннәрендә "Ак Барс" көрәш сараенда Республиканың  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына бил алышып, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Актаныш егетләрен тәбрик итте. Исемнәре Актанышның көрәш тарихына теркәләчәк келәм батырларына акчалата премияләр тапшырылды. 


БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: Муса Җәлил исеме белән бәйле турнирның матур тарихы бар. Иң беренче турнирда Сарман көрәшчеләре җиңеп чыккан. Аннан соң Күчмә кубок Буага, соңрак хәтта Чистайга ук барып җиткән. Бу ярышны Чаллы командасы – тугыз, Әлмәт – алты, түбәнкамалылар биш тапкыр откан. Рекорд исә – гомер бакый көрәшчеләре белән дан тоткан Балтач егетләре кулында. Алар бу бәйгедә 13 мәртәбә җиңү яулауга ирешкән.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев