Узган атнада "Тамыр" хуҗалыгында хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында гамәли киңәшмә үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнашты.
Семинарда катнашучылар иң элек Югары Богады фермасы белән таныштылар. Сөйләшү Яңа Җияш авылындагы терлекчелек комплексында дәвам итте. Моннан дистә еллар элек ферма...
Узган атнада "Тамыр" хуҗалыгында хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында гамәли киңәшмә үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнашты.
Семинарда катнашучылар иң элек Югары Богады фермасы белән таныштылар. Сөйләшү Яңа Җияш авылындагы терлекчелек комплексында дәвам итте. Моннан дистә еллар элек ферма аралары үзенең пычраклыгы, торакларында тәртип булмау белән күңелдә тискәре тойгылар уятса, соңгы елларда бу күренешләр артта калды. Хәзер терлекләрне иркен, якты, чиста һәм җылы биналарда тәрбияләүгә өстенлек бирәләр. Бу юнәлештә хуҗалыклар ныклы эш алып бара. "Тамыр" хуҗалыгында да шундый зур, 200әр баш мал сыярдай, каты аслыклы ике торак төзеп куйганнар. Бер торактагы 200 баш терлекне хәзер бер генә терлекче карый. Мондый торакларның өстенлегенә хуҗалыклар торган саен ныграк инана баралар.
Быел "Тамыр" хуҗалыгы бозаулар торагына "Корма-мама" урнаштырган. Шуның белән бозау караучыларның хезмәте күпкә җиңеләйгән. Элек 25-40 баш бозауны бер кеше караса, хәзер 200 баш бозауны бер бозау караучы тәрбияли. Бозауларга көнгә ким дигәндә өч тапкыр сөт эчерегез дип, бозау караучыларга әйтеп йөрисе дә юк. Бозауның сөт эчү вакыты махсус сигнал ярдәмендә җиткерелә, һәм ул барып җайланмадан сөтен эчеп килә. Сөт бозау авызына керер микән дип кайгырасы да юк.
- Ләкин шунысы мөһим: биредә терлек күп булгач, аларның бер-берсенә чир йоктыру ихтималы арта, - дип ассызыклады Дәниф Харисов. - Әлеге биналардагы корылыкны саклау мөһим. Шулай ук һәрдаим дезинфекция үткәреп, санитар таләпләрне саклау сорала.
Киңәшмәдә катнашучылар хуҗалыкның ындыр табагындагы барлык орлык саклау складларын карап чыктылар. Биредәге тәртип күпләрне көнләштерерлек. Бер генә җирдә дә ачык-тишек урыннарны күрмәссең. Орлыклар тәртип белән, чистартып урнаштырып куелган.
Чыннан да, "Тамыр" хуҗалыгы орлыкларны үзендә чистартуны, киптереп, саклауны кулайрак күрә. Моның өчен махсус С-20 җиһазы алып куйганнар. Аны газга көйләгәннәр. Муниципаль район башлыгы барлык хуҗалыкларга да орлыкларны киптерү җиһазларын карап, аларны газга көйләү мәсьәләсен хәл итеп бетерергә кушты.
- Әлеге хуҗалыкның ындыр табагы матди-техник базасы буенча район хуҗалыклары арасында иң яхшыларның берсе санала. Башка хуҗалыкларга да алардан үрнәк алырга кирәк, - дип басым ясады "Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге"федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров.
- Бер айдан орлыкларны кузгатыр вакыт җитә. Шуңа тикле ындыр табагы алдындагы техниканың барысын да карап, ремонтлап чыгу бурычы куябыз, - диде Дәниф Харисов.
Соңыннан хуҗалыкның машина-трактор паркында булып, биредә авыл хуҗалыгы техникасы ремонты белән таныштылар. Семинарларда йөргән вакытта шунысы күзгә ташлана: хуҗалыкларның фермаларында, ындыр табакларында тәртип, чисталык хөкем сөрсә, МТПларда бу югарылыкка ирешү өчен шактый тырышырга кирәк әле. Дәниф Харисов та моңа басым ясап үтте.
- Район буенча караганда, берничә хуҗалыкны исәпкә алмаганда, график нигезендә җир эшкәртү һәм чәчү агрегатлары ремонтланып бетте дияргә була. Хәзер трактор-машиналарны ремонтлау бара. Әлеге хуҗалыкка килгәндә, биредә 1 октябрьдән декабрь ахырына кадәр авыл хуҗалыгы машиналары һәм техника ремонты өчен 2 миллион 300 мең сум чыгым тотылды. Башка хуҗалыклар да алардан үрнәк алсалар әйбәт булыр иде, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев.
Чөнки арада, әле бу трактор йөреп тора бит дип, кул тигермәгән хуҗалыклар да бар. Ә язгы кыр эшләре башлангач, алар ватылып, эшкә киртә булырга мөмкин. "Тамыр" хуҗалыгының Югары Богады һәм Яңа Җияш бригадаларында - арбалар, ә Иске Богады бригадасында печән әзерләү техникасын ремонтлау белән мәшгульләр. Язгы кыр эшләре башланганчы аларның барлык техникасы да әзерлек сызыгына куелыр дигән ышаныч бар.
Дәүләт күзәтчелек идарәсенең Актаныш район бүлеге җитәкчесе Илдус Хәкимов язгы эшләр башланганчы тракторларны кадрлар белән тәэмин итеп бетерү мәсьәләсенә тукталды. Шулай ук бәхетсезлек очраклары килеп чыкмаслык итеп, тракторларның һәм арбаларның ут, тормоз системаларын карап бетерергә кирәклегенә басым ясады. Язгы техник күзәтүләр вакытында боларга аерым игътибар биреләчәген искәртте. Һәм барлык авыл хуҗалыгы техникасына 10 апрельгә тикле техник күзәтүләр үткәрелеп, аларны язгы кыр эшләренә чыгарлык итеп әзерләп бетерү бурычы куелды.
Нет комментариев