Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бурычлар якадан "тотса"...

Тиздән яңа ел каникуллары башлана. Бәйрәм көннәрен ничек үткәрәчәге хакында һәркем алдан план кора. Кемдер туганнарына барырга җыена, кемдер гаиләсе белән үткәрүне хуп күрә, кемдер чит илгә чыгарга исәпли. Ә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе ел саен меңәрләгән кешеләрнең, түләнми калган бурычлары нәтиҗәсендә, чит илгә чыга алмый...

Тиздән яңа ел каникуллары башлана. Бәйрәм көннәрен ничек үткәрәчәге хакында һәркем алдан план кора. Кемдер туганнарына барырга җыена, кемдер гаиләсе белән үткәрүне хуп күрә, кемдер чит илгә чыгарга исәпли. Ә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе ел саен меңәрләгән кешеләрнең, түләнми калган бурычлары нәтиҗәсендә, чит илгә чыга алмый калуларын хәбәр итә.
Агымдагы елда гына да 50 меңнән артык шундый очрак теркәлгән. Тәҗрибәләрдән күренгәнчә, күпчелек кеше бурычларын аңлы рәвештә явызларча түгел, ә бурычын белмәгәнлектән түли алмыйча калган. Шушындый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, идарә декабрь аенда аерым суд приставлары бүлекләрендә шимбә саен сәгать 9дан кичке 6га тикле гражданнарны кабул итүләр оештыра. Анда үзегезнең бурычларыгыз турындагы барлык мәгълүматны белергә, һәм, иң мөһиме, аларны түләргә була. Үзегез белән паспорт алу зарур.
Шуны да онытмагыз: бурычны түләп 5-7 көн узгач кына чикләүләр алына. Ялларыгызны аңлы рәвештә планлаштырыгыз һәм үзегезне чикләнүчеләр исемлегенә кертмәгез, дип хәбәр итә Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев