Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Актаныш районында ак халатлы шәфкать ияләре хөрмәтләнде (+ БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Ак халатлы шәфкать ияләре... Алар – мактауга, хөрмәткә лаек затлар.

Ак халатлы шәфкать ияләре... Башы-аягы белән эшенә чумып, тынгысыз көннәр, йокысыз төннә-рендә күпме кешенең гомерен саклап калган, бөтен йөрәге белән янып эшләгән изге җаннар. Алар – мактауга, хөрмәткә лаек затлар.


Июнь аеның өченче якшәмбесендә ел саен медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм һөнәри яктан берләшкән кешеләрнеке генә түгел, бу көн кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп, авыруларның борчуларын аңлап, сәламәтлекләре, гомерләре куркыныч астында булганнарга ярдәм күрсәтүче, гадел, намус белән хезмәт итүчеләрне берләштерә. 


21 июнь көнне Актаныш районы да үзенең ак халатлы шәфкать ияләрен хөрмәтләде.  Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан үзәк хастаханә  һәм җирлекләрдәге  медицина учрежденияләрендә эшләүчеләр Ә.Афзалова исемендәге мәдәният сараена җыелды.  Бу көнне  медицина хезмәткәрен  район башлыгы Энгель Фәттахов белән беррәттән Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Альбина Шәйхетдинова, баш табиб Айдар Хәевлар тәбрик итте. 


Хезмәтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән бер төркем хезмәткәр Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы, муниципалитетның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнде.  Бәйрәм уңаеннан татар эстрадасы йолдызлары Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов тәкъдим иткән концерт программасы да Табибларның, шәфкать туташларының күңеленә хуш килде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев