Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

«Частник» профилактик операциясе башланды

7 сентябрьдән Актаныш муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм юл һәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Частник" профилактик операциясе старт алды. Ул 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Профилактик операциянең максаты: шәхси - тракторлардан, үзйөрешле авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш һәм башка төр машиналардан һәм аларның тагылмаларыннан файдаланганда юл хәрәкәте иминлеген, техника...

7 сентябрьдән Актаныш муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм юл һәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Частник" профилактик операциясе старт алды. Ул 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Профилактик операциянең максаты: шәхси - тракторлардан, үзйөрешле авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш һәм башка төр машиналардан һәм аларның тагылмаларыннан файдаланганда юл хәрәкәте иминлеген, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм
әйләнә-тирә мохитне саклау.
Чаралар барышында төп игътибар тракторларда, үзйөрешле машиналарда һәм тагылмаларда - теркәү документлары, техник карау узу турындагы таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы булуга, шулай ук үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышына (аларның куркынычсыз йөрүен тәэмин итү) юнәлдереләчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

{mpremote}https://youtu.be/bD8rhM9o3I0{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев