Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Чемпионатка безнекеләр дә әзерләнә

Татарстан эшче һөнәрләрен популярлаштыру буенча дөньякүләм үзәккә әвереләчәк. Россия һөнәри осталык буенча 2019 елгы дөнья чемпионатын Казанда кабул итәчәк. Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә WorldSkills International Генераль ассамблеясында халыкара жюри шундый карар кабул итте. Презентациядә Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация чыгыш ясады һәм, Франциянең - Париж, Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләрен артта калдырып,...

Татарстан эшче һөнәрләрен популярлаштыру буенча дөньякүләм үзәккә әвереләчәк. Россия һөнәри осталык буенча 2019 елгы дөнья чемпионатын Казанда кабул итәчәк. Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә WorldSkills International Генераль ассамблеясында халыкара жюри шундый карар кабул итте. Презентациядә Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация чыгыш ясады һәм, Франциянең - Париж, Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләрен артта калдырып, дөнья чемпионатын Казанда үткәрү хокукын яулады.
Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, һичшиксез, ил икътисадына турыдан-туры йогынты ясый, ә икътисадны үстерү - Республика җитәкчелеге һәм аның Лидеры Рөстәм Миңнеханов куйган иң төп бурычларның берсе. Эшче һөнәрләр олимпиадасын үткәрүгә дәгъва итүне Россия Президенты Владимир Путин да хуплап, башкалабызны тиз үсүче икътисады булган эре сәнәгать үзәге, дип бәяләде.
Эшче һөнәрләрне популярлаштыру Татарстан җитәкчелеге эшчәнлегендә аерым урын алып тора. Республикада сәнәгать предприятиеләре, колледжлар һәм югары уку йортларының үзара
эшлекле багланышлары елдан-ел киңәя. Узган ел республикада белгечләр әзерләүче 5 ресурс үзәге эшли башлады, быел тагын 5әү ачылачак. Киләчәктә Татарстанда барлыгы 25 заманча ресурс үзәге булачак.
Дөнья күләмендәге мәртәбәле чараны Казанда уздыру турында карар кабул итү Татарстанга булган зур ышанычны дәлилли. Су спорты буенча Казанда узган дөнья чемпионатының иң уңышлысы икәнлеген бөтен дөнья таныды. 2018 елда мәркәзебез футбол буенча ярышларны кабул итәчәк. Быел яз көне исә эшче һөнәрләр буенча Россия чемпионаты Казанда үтте, һәм анда Татарстан җыелма командасы I урынны яулады. Актаныш технология техникумы укучылары Альберт Маровның һәм Илсур Минһаҗевның аерым номинацияләрдә җиңү яулап, сертификатка ия булулары турында газета укучыларыбыз инде хәбәрдар.
Технология техникумының җирлегебез өчен эшче кадрлар әзерләү буенча эшчәнлеге күп еллар дәвам итә. Бу көннәрдә дә районыбыз басуларында техникум тәмамлаган шактый яшьләр эшли.
"Тамыр" хуҗалыгында урып-җыюда хезмәт куючы яшьләр белән очрашып, эшче һөнәрләр турында, яшьләрнең хезмәт һәм яшәү шартлары турында сөйләштек.
Рузил Мирасов, ашлык киптерү агрегаты операторы:
- Технология техникумын тәмамлап, туган авылымда эшлим. Ел саен кыр эшләрендә катнашып, үз өлешемне кертәм. Хезмәт хакын вакытында түлиләр, гомумән, авылда яшәргә, эшләргә мөмкинлекләр бар. Республика җитәкчелеге тарафыннан, авылда уңай тормыш һәм хезмәт шартлары тудыруга исәпләнгән төрле программалар булдырылды.
Айрат Хафизов, ашлык киптерү агрегаты операторы:
- Армиядән 2007 елда кайткан идем, шуннан бирле авылда эшлим. Республика җитәкчелегенең яшьләргә ярдәмен тоеп яшәгәч, читкә чыгып китәсе килми. Соңгы елларда авылда калучы яшьләр күбәя, димәк, авыл яши. Республика Президентының төрле программалары бар, файдалана белергә, тырышып эшләргә генә кирәк.
Илнур Гыйндуллин, комбайнчы:
- Республика җитәкчелеге эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрүгә зур игътибар бирә. Авылларда андый һөнәрләргә ихтыяҗ зур. Туган авылымда эшләп, ипотека буенча йорт салдым, тормыш иптәшем белән 3 бала тәрбиялибез. Дәүләт ярдәмен тоеп,
киләчәккә ышаныч белән яшибез. Язмышымны авылым белән бәйләвемә һич тә үкенмим. Яшьләр авылга кайтсыннар, бездә яшәү өчен шартлар бик уңай.
Күтәренке күңел белән, ихлас хезмәт куеп, җитәкчелек игътибарын тоеп яшәүче яшьләр - хуҗалыкның зур таянычы. Моны хуҗалык җитәкчесе Ильяс Мирзаянов та ассызыклады.
- Бездә урып-җыюда бөтен кеше катнаша - лаеклы ялдагылар да, мәктәп укучылары да. Төп таяныч, әлбәттә, яшьләр. Армиядән кайтып эшләүчеләр дә, китәр алдыннан хезмәт куючылар да бар. Урып-җыюны ныклы әзерлек белән башладык. Сәгатенә 20 тонна икмәк киптерүче агрегат кайтартып, тәүлек дәвамында эшләргә көйләдек. Кайткан ашлыкны эшкәртеп, складларга урнаштырып барабыз. Көннәр әйбәт булса, тагын 10 көннән урып-җыюны төгәлләргә исәплибез, - диде ул. Әлбәттә, тәҗрибәле остазлар, һөнәрле яшьләр булганда, алда торган бурычларны үтәп чыгу да җиңелрәк.
Урып-җыюны уңышлы тәмамлау бүгенге бурыч булса, һөнәри осталык бәйгеләре аша укуга кызыксыну булдырып, хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр алуга шартлар тудырып, киләсе дөнья чемпионатында Россия командасы составында Татарстан яшьләренең уңышлы чыгыш ясавына ирешү - киләчәк бурычы. 2016 елда Казанда эшче һөнәрләр буенча милли чемпионат планлаштыру да моңа әзерлекнең бер этабы. Әзерлекнең башлангычы исә мәктәп елларыннан ук, иң элек һәр гаиләдә, балаларда эшче һөнәрләргә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүдә һәм һөнәри юнәлеш бирүдәдер, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Чемпионатка безнекеләр дә әзерләнә

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев