Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Эшләнгән эшләреңне күрсәт давай, Уразай!

Тормыш - агымсу. Вакыты белән тын гына ага, вакыт-вакыт ярсып, ярларыннан ташый. Сугарылган үзәнлекләрдә табигать яшәрә. Үзгәрешләр яңалык алып килә. Уразай җирлегендә дә вакытның һәм кешеләрнең кадерен белүче, үзләрен дә хөрмәт итүче эшсөярләр белән аралашу үземә дә кызыклы, мавыктыргыч булды. Урам утларың янамы, кышкы юлың чистамы? Уразай җирлеге белән озак...

Тормыш - агымсу. Вакыты белән тын гына ага, вакыт-вакыт ярсып, ярларыннан ташый. Сугарылган үзәнлекләрдә табигать яшәрә. Үзгәрешләр яңалык алып килә. Уразай җирлегендә дә вакытның һәм кешеләрнең кадерен белүче, үзләрен дә хөрмәт итүче эшсөярләр белән аралашу үземә дә кызыклы, мавыктыргыч булды.
Урам утларың янамы, кышкы юлың чистамы?
Уразай җирлеге белән озак еллар дәвамында җитәкчелек итүче Рузил Исламовтан ныклы дилбегәне үз кулларына алып, әлеге хезмәтне авыл халкы белән уртак тел табып алып баручы Айрат Хаҗиев белән аралашуыбыз эшлекле дә, авыл тормышына бәйле мәзәк хәлләрне искә төшерү рәвешендә дә, җирлекнең күренекле кешеләре белән танышу, аралашу формасында да барды. Күзгә-күз очрашып сөйләшү, фикерләшү күп кенә сорауларга, мәсьәләләргә ачыклык кертә.
- Авылда урам утлары янмаса да, кышкы бураннан соң, юл эттерелмәсә дә халык, авыл Советы нәрсә карый, нигә эшләми, ди. Шулай күнегелгән, шулай гадәткә кергән, - дип шаяртып та алды ул. - Бергәләп эшлибез.
Машина салонындагы бер кочак документлар, папкасындагы чутлап бетергесез хисап кәгазьләре Айрат Галимҗан улының хезмәте эш сәгатьләре белән генә чикләнмәгәнен дәлилләп тора. Авыл башлыкларының һәркайсына да хас күренеш бу. Үзара салым акчасының җирлек яшәешенә йогынтысында, яңа үзгәрешләр, таләпләр алып килүендә кәгазь эше дә күп шул. Дәүләтнең авылга юнәлдерелгән максатчан юнәлешле программалар булдыруы авылның социаль йөзен үзгәртә. Шул ук вакытта һәр сум акчасын санап, һәр тиеннең кадерен белүче авыл халкы белән килешеп, үзара салымны җыю, ышанычны аклау җирлек җитәкчесе өчен йөз аклыгы да, дәрәҗәсен билгеләүче фактор да булып тора.
Җәен башкарылган эшләр белән таныштырып, Айрат абый фотосурәтләр күрсәткәндә Шәрип авылындагы буаның чистартылып, тирә-ягы ныгытылганга таң калган идем. "Актанышлылар да яратып йөрүче, тирә-ягына агачлар ауган, камыш баскан Шәрип күлеме бу?" - дип кабатлап та сораган идем хәтта.
2017 ел өчен үзара салым акчасының күләмен билгеләп, эшлисе эшләрне хуплап референдум үткәргән вакытта да сөйләшүебезнең бер өлеше буларак, кабат хәтердә яңарды ул вакыйгалар.
Без бит эшләнгән эшләрне шулай тиеш дип кабул итәргә күнеккән, ә кул һәм вакыт җитмәгәннәрен күреп, тәнкыйть итәргә яратабыз. Ә үзара салым һәркайсыбыз җилкәсенә тигез төшә: хуплаучылар да, канәгать булмаучылар да бар, шунысы сөенечле - битарафлар юк.
- Быел бергәләп нәтиҗәле эшләдек. Үзара салым акчасына кайткан акчага Уразай авылында һәйкәлне койма белән әйләндереп алдык. Мерәс, Шәрип, Куян, Илчебай, Уразай авыллары зиратларын төзекләндерү, яңарту өчен материаллар алынды. Мерәс, Илчебай авылларында урам утларын реконструкциялибез, 20 данә махсус эшләнгән яктырткычлар кайтарттык. Уразай авылында Тау асты урамына ком түшәлде. Куян авылында Елга урамындагы елга тирәнәйтелде. Көзен Мерәс, Шәрип, Куян, Илчебай, Уразай авыллары, авылара юллары грейдер ярдәмендә тигезләнде. Уразай, Илчебай авылларында чүплекләр бетерелде. Җирлекнең "Су бүлеп алу һәм кулланылган суны чыгару" схемасы һәм "Коммуналь инфраструктура системасының комплекслы үсеше программасы" эшләнде. Су скважиналары, су башнялары, каптаж-родниклар межаланды, бүген инде су чыганакларын проектлаштыру, документлаштыру, лицензияләү эшләре бара, килешүләр төзелә. - Айрат Галимҗан улы әлеге башкарылган эшләрне төнлә уятып сорасаң да яттан белә, эшләнгән суммалары, исәп-хисаплары тиеннәренә кадәр хәтердә - күңеленә уелган.
Дәүләт программалары ярдәмендә Уразай-Илчебай юлын төзекләндерү, Шәрип буасына реконструкция, Уразай авылында биотермик чокыр әйләнәсен төзекләндереп, санитар таләпләргә китереп эшләү, Шәрип авылы урам утларын яңартып эшләү башкарылган.
20 ноябрьдә Уразай җирлеге халкы да, үз фикерен белдереп, референдумда тавыш бирде. Авыл эчендәге һәм авылара юлларын төзекләндерүне дәвам итеп, Куян, Илчебай, Уразай, Шәрип, Мерәс авыллары урамнарына гравий түшәү; Мерәс, Шәрип, Уразай авылларында су үткәргечләрне проектлаштыру, рәсмиләштереп төзекләндерү һәм саклау; Мерәс, Куян, Илчебай, Уразай авыллары урам утларына реконструкция эшләү; Куян, Илчебай, Уразайда зират коймаларын төзекләндерү һәм Мерәс, Шәрип, Уразай, Илчебай авылларында санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерүдә 2017 ел өчен үзара салым акчасын 500 сум күләмендә җыюны хуплады. Шунысы игътибарга лаек - һәр авылда эшлисе эшләр урамнары ачыкланып тәгаенләнгән. Әйе, уразайлылар - яңача уйлый һәм яши белүче, бай тарихын саклаучы мәньле һәм гамьле халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев