Халык иртән-иртүк, чәй эчкәнче тәрәзәгә күз ташлый: һава торышы ничек, янәсе. Шулай итеп, һава торышы фаразларына ихтыяҗ арта бара, кеше радио-телевизордан ишетергә өлгермәсә, көнлек һава торышын мобиль телефоннан булса да карап чыгып китә.
Әмма һава температурасы көне-сәгате белән үзгәреп тора. Ярый әле, табигать үзгәрешләрен язып баручы, шуңа карап, фаразлар ясаучы...
Халык иртән-иртүк, чәй эчкәнче тәрәзәгә күз ташлый: һава торышы ничек, янәсе. Шулай итеп, һава торышы фаразларына ихтыяҗ арта бара, кеше радио-телевизордан ишетергә өлгермәсә, көнлек һава торышын мобиль телефоннан булса да карап чыгып китә.
Әмма һава температурасы көне-сәгате белән үзгәреп тора. Ярый әле, табигать үзгәрешләрен язып баручы, шуңа карап, фаразлар ясаучы "халык синоптик"лары бар. "Татар-информ"ның якын дусты - Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиев шундыйлардан.
"Әбиләр чуагы" беттеме, җылы көннәр тагын булачакмы? Беренче чын суыклар, карны кайчан көтәргә? Бу юлы шул сорауларга җавап эзләдек.
Хәтерегездә булса, Әмир абый быел "Хут суык"лары булмавы, шуңа күрә карларның тиз эрүе, язның ике атнага иртәрәк килүе, әмма июньнең яңгырлы булачагын юрап куйган иде. Шулай булды да. Аның сүзләренә ышанмый мөмкин түгел.
- Әбиләр чуагы үтте, - диде Әмир Шәрәфиев. - Әмма октябрьдә әле матур, җылы көннәр булачак. Төрки халыкларда моны "көзнең матур чагы" дип атыйлар. Ә русларда көз дүрткә бүленә: "ранняя" - җәй азагы, яфраклар саргая башлаган вакыт, агачлар сарыга манылгач, "Золотая осень", тагын "поздняя" һәм "глубокая осень" дигәннәре бар. Быел менә шул "поздняя осень" матур булырга тиеш. Былтыргы кебек булмас, узган ел "әбиләр чуагы" өчкә-дүрткә бүленде бит. Быел ул нормага сыешып бара. 12 сентябрьдән 24енә кадәр көннәр матур, җылы торды. Сентябрьнең соңгы алты көнендә суытты. Бу - март җылы килгәнгә шулай. Башка елларда "әбиләр чуагы"нда температура 28 градуска җитә иде, быел бер генә көн +25 градус булды.
Әмир абый иртә язда юраганча, җәй соңга калды. Әмма табигатьнең үз законы, яфраклар әле дә булса яшел.
11 сентябрь көнне беренче кырау булды. Аннан соң ике атнадан беренче кар төшәргә тиеш. Нәкъ 13 көннән, кичә, 26 сентябрьдә, бездә беренче кар төште - ярмага охшаган боз. Әмма без аны беренче кар дип исәплибез. Беренче кардан соң 6 атна узгач, кар ятарга тиеш. Бу ноябрь урталарына туры килә.
"Халык синоптигы" быел чын кыш юрый
- Декабрьдә көчле суыклар ике-өч тәүлеккә генә сузылыр. Аның каравы, гыйнвар, бигрәк тә аның икенче яртысы, салкын булачак. Февраль дә суык булыр. Әле ул мартка да керергә мөмкин. Мартта суык булганны гомергә яратканнар. Бу - җәй үз вакытында килә дигән сүз.
Февральдә җылы көннәр санаулы, 1-2 генә булырга тиеш. Бу халык телендә "каз-үрдәк котырту җылысы" дип атала. Ягъни, бу җылылар йорт кошларына йомырка сала башлау өчен бер сигнал.
Ә быел февраль бик җылы килде, кар эреп бетә язды, - ди Әмир абый. -"Туган җир" тапшыруын алып баручы Рамил Гарипов кереп чыкты узган ел. "Марат Готович 10 апрельдә чәчүгә керешәбез", - дип әйтә, - ди. "Нинди чәчү, минәйтәм, өч буран буласы бар бит әле",- дидем. Чыннан да шулай булды. Чәчүгә май бәйрәмнәрендә генә чыктылар. Бураннар бетмичә, җылы берничек тә килә алмый.
Быелгы җәйнең чын җәй булмавына 7 февральдән 20 мартка кадәр "Хут суыгы" булмау гаепле
- Быел, барлык ел фасылы да үз урынында булырга тиеш, - ди Әмир Шәрәфиев. - Сентябрь азагы - октябрь башында көндез 5-6 градус сакланса да, октябрьдә берничә көнгә сузылган җылылар булачак. Дөрес, алар яңгырлар белән чиратлашып алачак. Сентябрьнең беренче ун көнендә тәүлеклек температура 15 градус булды, икенче ун көнлегендә исә, нормадан артыграк, 15,3 градус күзәтелде. Ә сентябрьнең өченче ун көнлеге салкынча, чөнки җил төньяктан.
"Халык синоптигы" Әмир абый 14 октябрь көнне елның ничек киләсен чамалап була, ди. Покрау нинди булса, ел шундый килә.
Нет комментариев