Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҖИТЕЗ ХӘБӘР: Актанышта район Советының өченче чакырылыш 29 нчы утырышы бара

Утырыш эшендә район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятие, җирлек башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнаша.

Әлеге сәгатьләрдә хакимият бинасының утырышлар залында Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов җитәкчелегендә Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш 29 нчы утырышы бара. Утырыш эшендә район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятие, җирлек башлыклары – барлыгы 40 депутат катнаша. 

Утырышның көн тәртибендә 6 мәсьәлә карала: 

1. 2018 елның 1 яртыеллыгында  Актаныш муниципаль  районы  бюджеты үтәлеше турында. 

2. Актаныш муниципаль район Советының 2017нчы елның 14 декабрендә кабул ителгән 24-01 санлы «Актаныш муниципаль районының 2018 нче елга һәм 2019-20 еллар план чорына бюджеты турындагы» карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында. 

3. Актаныш муниципаль районында муниципаль хезмэткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган тәлапләрне үтәү һәм мәнфәгатләр конфликтын җайга салу буенча комиссия   нигезләмәсен раслау турында.
Оешма (учреждение) җитәкчесенең   вазифаи вәкаләтләрен башкарганда мәнфәгатләр конфликтын китереп чыгарырга мөмкин булган, шәхси кызыксыну барлыкка килү хакында  шул ведомствога караган җирле үзидарә органына хәбәр итү тәртибе турында. 

4. Актаныш муниципаль районы Советының  2016 елның 4 августында кабул ителгән «Кече  һәм урта эшмәкәрлеккә арендага тапшырылучы Актаныш муниципаль районы милке булып торган мөлкәт (җир участокларыннан тыш)  исемлеген раслау турында”гы 08-07 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында .  

5. Авыл җирлекләре Советларының  җир салымы турындагы  карарларына 
үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр турында. 

6. “Актаныш муниципаль  районының почетлы гражданины” исемен бирү турында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев