Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Әҗәкүл авылында Илгизәр Могтазиров истәлегенә шахмат турниры үтте (+ФОТОЛАР)

5 октябрь көнне Әҗәкүл авыл клубы гөрләп торды: монда балалар һәм ата-аналар катнашында шахмат турниры үтте. Абыйсы Илгизәр истәлегенә аның тормыш иптәше Рәмзия һәм балаларының матди ярдәме белән клуб мөдире Илнур Могтазиров оештырды аны. Нәкъ менә Илгизәр Могтазиров булышлыгы белән клубның үзгәртеп корылып, эшли башлавына да 15 ел тулган икән....

5 октябрь көнне Әҗәкүл авыл клубы гөрләп торды: монда балалар һәм ата-аналар катнашында шахмат турниры үтте. Абыйсы Илгизәр истәлегенә аның тормыш иптәше Рәмзия һәм балаларының матди ярдәме белән клуб мөдире Илнур Могтазиров оештырды аны. Нәкъ менә Илгизәр Могтазиров булышлыгы белән клубның үзгәртеп корылып, эшли башлавына да 15 ел тулган икән.
Ярышта барысы 24 шахматчы көч сынашты. Хөкемдарлыкны Илдар Имамов алып барды. Олылар төркемендә 6 спортчы иде. Җиңүче исемен Илшат Әмирханов яулады. II урынга - Илзир Саматов, III урынга шахмат ветераны - 85 яшьлек Васил абый Сәрваров лаек булдылар. Нәфис затлар вәкиле булып Алсу Хуҗина уйнады.
Балалар арасында кызлардан Зәйнәп Рахманова - I, Фирүзә Нәбиева - II, Алина Габдуллина - III; малайлардан Мансур Закирҗанов - I, Әмир Акмалов - II, Булат Төхбәтуллин - III урыннарга ия булдылар.
5 яшьлек Илдар Гыйлфанов белән 6 яшьлек Раяна Латыйпова һәм Илдан Саматовлар бәйгенең бизәге булдылар.
Турнирны оештыручы Илнур Могтазиров барлык катнашучыларга бүләкләр, җиңүчеләргә акчалы конвертлар тапшырды. Абыйсы Илгизәрнең тормыш иптәше Рәмзия оныгы Мәрьям белән ярыш дәвамында өстәлләрне чәй, сок, балалар өчен тәм-томнар белән тәэмин итеп тордылар.
Илгизәрнең кызлары Чулпан һәм Ландыш ярышны олылап үткәрүдә матди ярдәм күрсәттеләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев