Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Кызыл олау: ашлык килә – җыр яңгырый

Икмәктән кадерле нәрсә юк. Бүген басу-кырларда тук башакларда чайкалучы шушы икмәк байлыгын югалтуларсыз җыеп алып, урнаштырып, бәрәкәтен күрергә язсын! Һәр кеше күңелендәге теләктер бу. 9 август көнне урып-җыюның тәүге тантанасы - Кызыл олау бәйрәмендә район башлыгы Фаил Камаев, моны ассызыклап, игенчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Быелгы ел ашлыгыннан пешерелгән ипидән авыз итте...

Икмәктән кадерле нәрсә юк. Бүген басу-кырларда тук башакларда чайкалучы шушы икмәк байлыгын югалтуларсыз җыеп алып, урнаштырып, бәрәкәтен күрергә язсын! Һәр кеше күңелендәге теләктер бу. 9 август көнне урып-җыюның тәүге тантанасы - Кызыл олау бәйрәмендә район башлыгы Фаил Камаев, моны ассызыклап, игенчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Быелгы ел ашлыгыннан пешерелгән ипидән авыз итте бәйрәмдә җитәкчеләр.
Һәр урып-җыю кампаниясе - биниһая олы хезмәт ул. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов белән районның урып-җыюга әзерлеге, хәл итәсе мәсьәләләр, борчыган сораулар турында сөйләштек.
- Быел басу-кырларда моңарчы күрелмәгән мул икмәк җитеште, әмма, шул муллыгы белән җыеп алу өчен авырлыгын да салды.
- Республикада безнең, мул уңыш үстерүче буларак, үз урыныбыз бар инде. Шушы традицияләргә тугры калып, матур икмәк үстердек, алда хәзер аны җыйнап алу бурычы. Икмәк, чынлап та, бик мул, әмма юеш, салам массасы калын, ургычка күп керә, тыгыла. Нәтиҗәдә, комбайн артыннан югалту да көчле. Иң әз дигәндә дә, 10-15% югалту бара. Шуларны алдан күреп, бу урып-җыюга зур әзерлек белән килдек - район хакимияте ярдәме белән 20 комбайн кайтты районга. Бу - зур көч. Машина паркы буенча бераз авыррак иде, шәхси транспорт хуҗалары һәм Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләре транспорт оешмалары белән сөйләштек, килешүләр төзибез.
- Икмәкне урнаштыру мәсьәләсе дә борчый игенчеләрне.
- Икмәк булмаса, юк, дибез, булса, кая урнаштырырга, дибез. Районда бу яктан күп кенә эш алып барылды. Амбар хуҗалыгын быел иртә яздан карый башладык. Өстәмә складлар төзедек, өстәмә киптерү агрегатлары алынды. Бүген без җыйнап алынган икмәкнең 50-60%ын хуҗалыкларда эшкәртеп баруга сәләтле. Аннан, Актаныш элеваторына 10 мең тонна икмәк салу өчен урын бирделәр, әле "Рацин" һәм "Татагролизинг" каршындагы бурычларны түләргә кирәк. Башкортстандагы Андреевка элеваторы кабул итәргә әзер, аның егәрлеге бик зур - 120 мең тоннага исәпләнгән. Янаул элеваторында катнаш азык ясый торган завод бар, алар фураж икмәген алырга теләк белдерделәр. Шулай булгач, җыйган икмәкне урнаштыру зур проблема тудырмас. Әмма быел икмәкне киптерүгә әһәмият бирәсе була, ул шактый гына чыгымнарга китерәчәк. Соңгы көннәрдә чүп үләннәре кабат күтәрелде. Рефакция югары булачак дигән сүз.
- Икмәккә бәяләр сакланып каламы?
- Икмәккә әле төгәл бәя куелмады. Рәсәй күләмендә рекордлы җыйнау күренә - бүгенгә 44 ц дан артыграк тулаем җыем бара. Шактый мәйданнарда икмәк җыйнап та алынды бит инде. Шуңа бәяләр югары булыр, димим. Амбарларда икмәкне саклауга куеп, бәяләр уйнаган вакытларны карап барып, шул вакытта сатуны оештыру отышлы.
- Игенчеләребезгә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә теләкләрегез?
- Районыбыз үсеше авыл хуҗалыгы белән бәйләнгән, шуңа да уттай урак өсте безнең өчен аеруча кадерле. Урып-җыю эшләре - элек-
электән крестьянның икмәк өчен көрәше, үз яшәешен көйләү, куйган олы хезмәтенең нәтиҗәсе булган.
Һава шартлары уңай килсә, булган егәрлек белән урып-җыюны 30-32 көндә төгәлләргә мөмкинлегебез бар. Фидакарь комбайнчыларыбыз, үзләренә алмашка улларын үстергән механизаторларыбыз бар. Кулны-кулга тотынып, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, икмәкне бергә җыеп алырга язсын. Түккән көч юкка чыкмасын.
Хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев