Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Мәгариф министры “Мокамай”ны сөйләде

Кемдер җырын, кемдер шигырен искә төшерә, өченчеләр исә бию кабатлый. Берничә көн эчендә инде дуслашырга өлгергән, төрле регионнардан килгән балалар шулай лагерьның беренче сменасын ачу тантанасына әзерләнә. 1 июнь көнне "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагерына төрле төбәкләрдән 100 бала җыелды. Алар арасында Курган, Төмән, Самара, Әстерхан, Пермь, Саратов өлкәләреннән балалар...

Кемдер җырын, кемдер шигырен искә төшерә, өченчеләр исә бию кабатлый. Берничә көн эчендә инде дуслашырга өлгергән, төрле регионнардан килгән балалар шулай лагерьның беренче сменасын ачу тантанасына әзерләнә.
1 июнь көнне "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагерына төрле төбәкләрдән 100 бала җыелды. Алар арасында Курган, Төмән, Самара, Әстерхан, Пермь, Саратов өлкәләреннән балалар бар. Шулай ук халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулаган балалаларга да бирегә килү бәхете елмайган.
Табигатьнең гаҗәеп матур урынына урнашкан әлеге аланда балаларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен барлык шартлар да, мөмкинлекләр дә тудырылган. Агач араларына урнаштырылган кечкенә йортлар үзе бер авылны хәтерләтә сыман. Ә шөгыльләр өчен төп бина бар. Дөрес, әлегә көннәр салкын тора, шунлыктан балаларны төп бинада кундыруны җайлаганнар.
4 июнь көнне лагерьнең беренче сменасын ачу тантанасы узды. Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, министрлык белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы төрле регионнарда яшәүче балаларны туплау буенча төрле чаралар үткәрә. Шушы чараларда, бәйгеләрдә актив катнашкан балаларны ел саен тел лагерьларына чакырабыз. Максатыбыз: беренчесе - шушы татар балаларын берләштерү, таныштыру булса, икенчесе - телебезне тагын да камилрәк өйрәтү. Тел лагерьларында катнашучылар саны елдан-ел арта. Узган ел аларда 1700 бала ял итсә, быел бу сан 2000 нән артык булачак. Мондый лагерьлар республиканың 5 җирендә оештырыла. Алар: Актанышның "Бүләк", "Мамадыш"ның "Нурлы алан", Спасс районынның "Болгар, туган тел", Казанның "Дуслык" үзәгендә, Арчаның "Без Тукай оныклары" лагерьларында, -ди Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының регионара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина.
Аланда аралашу туган телдә генә алып барыла. Татар милләтенең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыру, инглиз теленә өйрәтү, спорт, мәдәни чаралар да игътибардан читтә калмый. Балалар белән шөгыльләнү өчен Казан федераль университеты галимнәре, татар теле укытучылары җәлеп ителә. Әйдаман булып педагогия көллиятләрендә, институтларында укучы студентлар чакырылган.
Лагерь җитәкчесе Глүзә Хәертдинова һәм педагоглар, тәрбиячеләр балаларның биредә үткән һәр көнен истә калырлык итеп уздырырга тырышалар.
Иртәнге якта укулар оештырылса, кичке якта без балаларны районыбызның матур урыннары белән таныштыру максатыннан төрле экскурцияләргә алып барабыз. Исләрендә калырлык чаралар үткәрәбез, -ди Глүзә Хәертдинова.
Үзләре дә актив сәлкешләр. Без моңа лагерьне ачу тантанасы уңаеннан күрсәтелгән концерт программасы барышында да инандык. Һәрберсе үзенең төбәгенә генә хас сөйләм үзенчәлеге белән концерт номерларын башкарды.
- Республикада укучыларның җәйге лагерьлары башланып китте. Актанышның "Бүләк" лагерында үтә торган сменага 100 бала килде. Бу безнең "Дәүләт телләрен үстерү" программасы нигезендә тормышка ашырыла. Инде менә дүртенче ел рәттән, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән һәм республиканың төрле районнарыннан иң алдынгы укучыларны бергә җыйнап, туган телгә мәхәббәт уяту, телне тагын да камилрәк өйрәтү буенча эш алып барабыз. Араларында ныклап татарча белмәгәннәре дә бар. Ләкин аларның әти-әниләре татар һәм балаларының да татар теленә өйрәнүләрен телиләр. Биредә ял иткән вакытта алар татар телендә шактый гына иркен сөйләшергә өйрәнеп кайтып китәләр. Шунысы сөендерә, соңгы елларда лагерьларны төзекләндерү буенча бик күп эш эшләнә, яңалары да ачыла. Бу инде җәй көне күбрәк балаларны ял иттерү мөмкинлеге бирә дигән сүз.
Киләчәктә чит төбәкләрдә яшәүче балаларны күбрәк чакырып, гореф-гадәтләребез белән таныштырсак, аларда туган телебезгә карата мәхәббәт артыр, дип ышанабыз, -диде ЭнгельФәттахов. Һәм биредә ял итүче балаларга ялларын күңелле һәм файдалы үткәрүләрен теләде.
Актаныш якларына беренче тапкыр гына килүем. Миңа әлеге бәхет татар теле буенча халыкара олимпиадада беренче урынны яулаган өчен елмайды. Лагерьда бик рәхәт, яңа дуслар да табарга өлгердем. Табигате дә матур. Татар телендә генә аралашу да бик ошый, -ди Баулы районы кызы Гөлзирә Сафиуллина.
Әстерхан кызы Мәрьям Исәнбаева да үзенә биредә бик нык ошавын, татар теленә ныграк өйрәнергә теләвен әйтте.
Кызлар-егетләр үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп бетергәч Энгель Нәвап улы да түзмәде, сәхнәгә чыгып Һади Такташның "Мокамай" шигырен яттан сөйләде. Аның чыгышы балалар тарафыннан алкышларга күмелде. Шулай булгач ничек инде туган телне яратмыйсың да , Тукай, Такташ, Җәлил шигырьләрен өйрәнмисең ди.
Лагерьның икенче сменасында үзебезнең сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 100 баласы һәм чит төбәкләрдән килгән 50 бала ял итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев