Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Район судына яңа рәис билгеләнде

Бүген, 31 июль көне, район судына яңа рәис билгеләнде. Әлеге вазифага Нурымова Гөлназ Ринат кызы килде. Яңа суд рәисен коллективка тәкъдим итәргә ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР буенча суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, район башлыгы Фаил Камаев килгәннәр иде. ТР Югары суды рәисе, район суды коллективы белән...

Бүген, 31 июль көне, район судына яңа рәис билгеләнде. Әлеге вазифага Нурымова Гөлназ Ринат кызы килде.

Яңа суд рәисен коллективка тәкъдим итәргә ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР буенча суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, район башлыгы Фаил Камаев килгәннәр иде.

ТР Югары суды рәисе, район суды коллективы белән очрашудан файдаланып, моңа кадәр район судында рәислек иткән Әмирхан Гәрәевка "Россиядә суд реформасының 150 еллыгына" юбилей медален тапшырды.

Шулай ук ТР буенча суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, суд утырышы сәркатибе Зөлфия Ялаловага суд департаментының Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев