Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Референдумның кирәклеген аңлау мөһим

20 ноябрь көнне Актанышның барлык авыл җирлекләрендә дә сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтә, үзара салым акчасы җыю буенча референдум үткәрү өчен, үз ишекләрен ачты. Беренче булып тавыш бирергә килүчеләр дә озак көттермәде. Шулай да сайлаучыларның төп агымы көн төшкә авышкандарак күзәтелде: тавыш бирергә килүчеләр, сайлау бюллетеньнәрен кулларына алып, анда үз...

20 ноябрь көнне Актанышның барлык авыл җирлекләрендә дә сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтә, үзара салым акчасы җыю буенча референдум үткәрү өчен, үз ишекләрен ачты. Беренче булып тавыш бирергә килүчеләр дә озак көттермәде. Шулай да сайлаучыларның төп агымы көн төшкә авышкандарак күзәтелде: тавыш бирергә килүчеләр, сайлау бюллетеньнәрен кулларына алып, анда үз тамгаларын куйдылар. Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, җәмәгате Эльмира ханым белән, "Иман" спорт сараенда урнашкан 623 санлы сайлау участогында тавыш бирде.
Район буенча, гадәттәгечә, ул көнне барлыгы 47 участок сайлау комиссиясе эшләде. Актанышның гимназия бинасында урнашкан комиссия эшчәнлеге "Лачын" боз-спорт сараенда дәвам итте. Моннан ары да ул үз сайлаучыларын шушы спорт үзәгендә кабул итәчәк.
Референдум ел саен бер мәртәбә җыела торган үзара салым акчасын җыю-җыймауга кагылышлы халык фикерен белүне максат итеп үткәрелә. Бу акчалар җыйналгач, республика бюджетыннан өстәмә финансланачак. Әлеге сумма юлларны яхшырту, зират коймаларын ныгыту, урамнарны яктырту кебек эшләрне башкару өчен тотыла. 2017 елда башкарылачак эш төрләре билгеле, алар турында мәгълүматлар бюллетеньдә күрсәтелгән иде.
- Референдумның кирәклеген халыкка даими аңлатып торабыз. Әлбәттә, ул җитәкчелек өчен дә, шул ук вакытта җирлегебездә яшәгән кешегә дә, яшәеш-көнкүрештә уңайлыклар тудыру ягыннан бик мөһим. Хәзергесенең үзенчәлеге шунда: 2017 елда башкарасы эшләр өчен референдумны 2016 елда ук үткәреп куярга булдык. Акчаларны киләсе ел башыннан ук җыеп, планлаштырган эшләрне җәй айларында үтәргә дигән нияттә торабыз, - диде район башлыгы Фаил Камаев.
2017 елда җыелган үзара салым акчасын хөкүмәтнең соңгы тапкыр дүрткә тапкырлап, өстәмә финанс мөмкинлекләре бирү турындагы фаразлар газетабызның узган санында ассызыклап әйтелгән иде инде. Район башлыгы да алга таба хөкүмәттән бирелә торган өстәмә акчаларның кими башлаячагын кат-кат аңлату кирәклеген әйтеп үтте:
- Иртәме-соңмы, республикадан бирелә торган финанс ярдәме бетәчәк. Шунлыктан башка кайбер районнар күләмлерәк акча туплау турында сүз алып баралар. Ләкин без үткән елгы дәрәҗәдә калдырдык, сумманы арттыру яклы түгел. Мөһим мәсьәлә шул: планлаштырылган сумманы җыйнап бетерергә кирәк. Халыкка бу хакта дөрес итеп аңлатып, районның социаль йөзен яхшыртуда барыбызның да өлешебезне кертү - төп бурычыбыз. Киләчәктә дә кеше яшәгән төбәген төзекләндерүдә үзеннән өлеш кертергә тиеш булачак. Нинди күләмдә, нинди суммада - монысы икенче мәсьәлә. Шуңа күрә референдум уздыруны әһәмиятле чараларның берсе дип саныйм, - диде ул.
Сайлау участокларында тавыш бирүләр 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итте.
Диләрә Исмакаева, Актанышның 1 нче урта мәктәбе укытучысы:
- Актанышның 623 нче санлы территориаль сайлау участогында 10 елга якын эшлим. Шушы дәвердә, сайлау комиссиясе әгъзалары белән берлектә, Актанышның МТС бистәсендә яшәүче халык белән аралашып торабыз. Сайлауларда актив катнашалар. Иң беренче булып өлкәннәр килә, бүгенге референдумда да алар беренчеләрдән булып тавыш бирделәр. Сайлаучыларның һәммәсенә саулык-сәламәтлек, озын гомер телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев