Ноябрьнең соңгы якшәмбесе әниләр көне буларак билгеләп үтелде. Әлеге бәйрәм уңаеннан мәктәпләрдә, балалар бакчаларында да төрле күңелле чаралар оештырылды. 24 ноябрь көнне Чуракай мәктәбендә дә "Ата-анаңны тәрбия ит, үзең дә тәрбия күрерсең" дигән темага директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарларының район семинары үтте.
Бу семинарны эшлекле киңәшмә дип кенә булмый. Ул...
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе әниләр көне буларак билгеләп үтелде. Әлеге бәйрәм уңаеннан мәктәпләрдә, балалар бакчаларында да төрле күңелле чаралар оештырылды. 24 ноябрь көнне Чуракай мәктәбендә дә "Ата-анаңны тәрбия ит, үзең дә тәрбия күрерсең" дигән темага директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарларының район семинары үтте.
Бу семинарны эшлекле киңәшмә дип кенә булмый. Ул үзенә авылның әтиләрен дә, әниләрен дә җыйган, кыскасы, бәйрәм төсмере алган иде. Әлеге чарада булганнар үзләренә шактый файдалы мәгълүмат тупладылар. Бер-берсе белән якыннан аралаштылар, дуслык җепләрен ныгыттылар.
Әниләр - гаилә учагы җылысын саклаучылар. Әни төшенчәсенең бөтен нечкәлекләрен, җаваплылыгын, даһилыгын бары тик үзе ана булганнар гына аңлыйдыр. Юкка гына хатын-кызның бәхете ана булуда димиләр. Балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә, мәктәп укучылары да бу көнне әниләренә булган мәхәббәт хисләрен үзләренең эчкерсез чыгышлары аша күрсәттеләр. Әниләргә бүләк йөзеннән әтиләр арасында ярыш та оештырдылар. "Бәхет шары" дип исемләнгән бу бәйге гади генә кебек тоелса да, әтиләрнең тырышып-тырышып, балаларын мәктәпкә җыендыруларын, әниләр турында мәкальләрне дәвам итүләрен, әниләргә открытка ясауларын, балалары турында сорауларга җавап бирүләрен һәркем кызыксынып һәм сокланып күзәтте.
Шушындый шаяртулы биремнәрне чын тормышка әйләндерсәк, чыннан да, хатын-кызның иңнәренә тавык та чүпләп бетермәслек вазифалар йөкләнгәнен күрәсең. Ә гүзәл затларыбыз аларны көндәлек тормыш мәшәкатьләре итеп кабул итеп, җайлап кына үтәп бара. Бер генә көн әни өйдә булмаса да, дөнья туктап калгандай тоела. Шуның өчен дә әниләрнең кадерен белергә кирәк.
Әниләр көне уңаеннан оештырылган кичәләрдә, гадәттә, әниләрнең үзләрен ярыштырып бәйрәм ясыйлар иде. Ә бу юлы әниләр әтиләрнең ярышканын рәхәтләнеп күзәтеп, ял итеп утырды. Моның өчен Чуракай авылындагы әтиләргә чын күңелдән рәхмәт. Барлык эшләрен, горурлыкларын читкә куеп, уеннарда катнашулары балаларына үрнәк һәм тәрбия чарасы да ул.
Бәхетле гаилә нигезе, яки әтиләр сүзе
Соңгы елларда гаиләдә ир кешенең роле кимеде дип лаф орабыз. Моның сәбәпләре бик еракта, тирәндә ята. Элеккеге буын әниләре балаларын әтиең ни әйтер, әтиеңә әйтәм, дигән сүзләр белән тәрбияләгән. Балалар әтиләреннән шөлләп торган. Шуның өчен дә тәртип бозулар сирәк булган. Хәзер күпчелек гаиләләрдә барлык авырлык хатын-кыз җилкәсенә төшә. Гаиләне тәэмин итү, балаларны тәрбияләшүдә әтиләр катнашмый диярлек. Үзе дә эшсез, хатыны җилкәсендә яткан әти кеше ничек итеп баласына шелтә белдерә, аны ачулана алсын?!
Бераз булса да әтиләрнең гаиләдә тоткан урынын кайтару, аларның балалар тәрбияләүдә катнашуын булдыру максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән барлык мәктәпләрдә дә әтиләр советы оешты. Чөнки һәр авылда, һәр җирлектә үрнәк, эшчән, гаиләсен кайгыртучы әтиләр бар.
33 укучы белем алучы Чуракай мәктәбендә дә әтиләр советы эшләп килә. Аңа үзе өч кыз үстерүче Назим Шәехов рәислек итә.
- Безнең әтиләр советы мәктәп белән тыгыз элемтәдә тора. Быел мәктәбебезгә капиталь ремонт эшләнде. Ул чорда да әтиләребез үзләренең риясыз ярдәмнәрен күрсәттеләр. Әтиләр советының кирәклегенә көннән-көн ныграк инана барабыз, - ди мәктәп директоры Рамил Сәлахов.
Әйе, әти сүзе бер булырга тиеш. Үзе балаларына үрнәк күрсәткән, тырыш, хезмәт сөючән әтиләрне барысы да хөрмәт итә. Кичә барышында кунакларга авылның үрнәк гаиләсе Сафиуллиннар турында кино күрсәттеләр. Әлеге гаиләдә әби-бабай, ир-хатын, балалар - барысы дус-тату булып гомер кичерәләр. Мирдәриф бабай белән Гамбәрия әбинең урыннары һәрвакыт түрдә. Аларның киңәшләре, догалары, гаилә башлыгы Илһамның үз урынын белүе, тормыш иптәше Гөлсинәнең өлкәннәрне хөрмәт итүе, ирне ир дип санлап яшәве нәтиҗәсендә бу гаиләдән үзгә бер җылылык, нур бөркелә. Балалары да шулар үрнәгендә тәрбияләнә. Юкка гына халык, оясында ни күрсә, очканында шул булыр димәгән.
Әлеге фикерне куәтләп, Чуракай авыл җирлегенең иң хөрмәтле әтиләренең берсе Тимергази абый Хәсәнов та үзенең теләкләрен ирештерде.
- Әтиләр-әниләр бергә булганда гына балалар өчен дөнья түгәрәк, ямьле була. 20 елдан артык авыл җирлеге системасында эшләгән кеше буларак, бик күп гаиләләр белән очрашырга, аралашырга туры килде. Ни дә булса килеп чыкмаса, без башкаларны гаепләргә тырышабыз. Ләкин 100 процент тәрбия гаиләдән килә. Әти белән әни ничек, аларның үзара мөнәсәбәтләре нинди - үскәч, балалар да шуны кабатлый. Шуны онытмасак иде, хөрмәтле әтиләр, әниләр. Әтиләр, үзебез гаиләне кайгыртыйк, әниләр исә балалары каршында әтиләрнең ролен күтәрсеннәр иде. Әтиләр балаларын контрольдә тотарга, нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен белеп торырга тиеш. Шул вакытта гына әтиләрнең роле була дип исәплим, - диде ул.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова да катнашты.
- Гади генә кебек тоелган әлеге кичәнең эченә бик күп мәгънә салынган. Чөнки соңгы елларда тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы гаиләләр саны арта башлады. Безнең районда да балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә 11 гаилә исәптә тора. Шунысы куандыра: сезнең җирлектән бер генә дә андый гаилә юк. Бу инде әтиләрнең балаларны тәрбияләүдә катнашуларыннан, хезмәт сөючән булуларыннан, үрнәк күрсәтүләреннәндер дип исәплим. Кичәне дә 4 әти башлап җибәрүе зур тәрбия ул. Башка мәктәпләргә дә әтиләр белән эшне җанландырырга кирәк, - диде ул.
Әлеге чарадан рәхәтләнеп ял итеп, үзебезгә рухи азык алып кайттык без.
Әтиләр советы эшчәнлегенә багышланган киңәшмә 25 ноябрь көнне исә Такталачык мәктәбендә узды. Башка мәктәпләрдә дә мондый семинарлар уздырылачак әле.
Нет комментариев